Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җилдә иминлек чаралары хакында искәртә

Сишәмбе, 22 октябрьдә төнлә һәм иртән республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республикада яшәүчеләр һәм кунакларга көчле җил һәм томан вакытында куркынычсызлык чаралары хакында искәрттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич, шулай ук 22 октябрьдә төнлә һәм иртән һава шартларының бозылуы көтелә. Әйтик, республикада җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә, томан төшәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, көчле җил җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен бик куркыныч булырга мөмкин. Әгәр урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, зур агачлар, билбордлар һәм йорт диварлары яныннан ераграк торуыгыз хәерле. Өйдә барлык тәрәзәләрне дә ябыгыз. Актив ял яратучыларга үзләре белән төзек хәлдәге элемтә чаралары алырга кирәк.

Томан вакытында машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектерергә, трассада исә имин тизлек сайларга, кисәк тормозга басмаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә исә киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга һәм юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев