Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Такси машинасында аңсыз шоферны күреп, "ашыгыч ярдәм" чакыртканнар

Шоферның үз-үзенә кул салган булуы да ихтимал.

Казан янындагы заправкада салонда такси машинасында аңсыз шоферны күреп, шаһитлар "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына һәлакәт урыныннан шаһитлар хәбәр итте.

Бүген көндез Казан янындагы Усадлар бистәсе борылышында автозаправка станциясе яныннан узып баручыларның игътибарын салонында аңсыз ир-ат булган автомобиль җәлеп иткән.

Вакыйга шаһитлары ашыгыч ярдәм медикларын һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Автомобильне ачканнан соң, табиблар ир-атны карап, аның үлгән булуын әйткән. Шоферның үз-үзенә кул салган булуы да ихтимал.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев