Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Соңгы тапкыр чәчәк бирүем булган, берничә минуттан ул безне мәңгегә ташлап китте”

Сәхнәдән үз эшенең остасы булып, “елама” дип китеп барды. 20 гыйнвар кичендә Димитровград шәһәренең “Восход” мәдәният йортында концертта чыгыш ясаганда кинәт кенә сәхнәдә вафат булган “Карлыгач” балалар музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова турында әйтелгән сүзләр бу. Концертта булган кешеләр мәрхүмәнең чыгышын видеога төшерә.

Фәния Хәлиуллова үзе җитәкләгән “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле концертын ачып җибәргәндә, сәхнәдән “Елама, ярсыма” җырын башкарган вакытта, егыла. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аны хастаханәгә алып китә, әмма җырчының гомерен саклап кала алмыйлар. Беренчел мәгълүматларга караганда, үлемнең сәбәбе – баш миенә кан саву, юан тамыры шартлауда.  Соңгы арада кан басымының югаруы булуыннан зарланган ул. Әмма табибларга күренеп, дәваланып йөрергә вакыт тапмаган, эшләгән, иҗатта кайнаган, дип әйтә якын дуслары. Фәния Хәлиулловага 53 яшь иде. Аның белән хушлашу чарасы 22 гыйнварда, Ульян өлкәсенең Мәләкәс районындагы Филипповка авылында узды.


Артистны сәләтле җырчы һәм вокал буенча искиткеч укытучы буларак искә алырга калды. Ул Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәптә музыка укытучысы булып та эшләгән. Фәния Хәлиуллованы Димитровградта уза торган күп кенә милли чараларның алып баручысы итеп тә беләләр.


Мәрхүмәнең сәхнәдә чыгыш ясаган видеосы берәүне дә битараф калдырмаган. Социаль челтәрләрдә аңа карата әйтелгән сүзләр үзе үк моңа дәлил: “Бик яхшы кеше иде”, “Аны киң күңелле кеше буларак та яраттык”, “Фәния Саматовнага соңгы тапкыр чәчәк бирүем булган, берничә минуттан ул безне мәңгегә ташлап китте”. Ульян өлкәсе Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы матбугат хезмәтенең “ВКонтакте”дагы төркемендә кайгы уртаклашу хәбәрендә дә бу хакта искәртелә. “Фәния Саматовна хәтердә үз һөнәренә һәм халкына тугры кеше булып уелып калды. Ул сүнмәс тормыш энергиясе, тормыш яратучанлыгы һәм кешелеклелек сыйфатлары белән дә истә калачак”, – диелгән хәбәрдә.


Фәния Самат кызы белән таныш булган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи:


– Бу хәбәрне ишетү минем өчен шок булды. Видеоны күргәннән соң, нәрсә кичергәнне дә аңлата алмыйм, әле дә шулай. Фәнияне күргәнем бар, аның иҗатын беләм. Ульян өлкәсендә иҗади сәфәрләр барышында ансамбль чыгышларын тыңлаган бар. Соңгы арада минем аның белән элемтәгә кергәнем булмады шул. Аның ансамбле, ул тәрбияләгән балалар – искиткеч тавышлы җырчылар. Фәния – милләтне һәм мәдәниятне саклап торучы кеше иде. Урыны оҗмаһта булсын! – диде.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X