Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Лаеклы булуыгызны күрсәтегез”

Ун көн буена армия тормышын күрәчәкләр, автомат җыячаклар, белемнәрен сынаячак­лар, Президент белән дә очрашачаклар. “Союз-2019 – Җиңү варислары” дип исемләнгән хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпусларының Халыкара яшьләр җыенында катнашучыларны әнә шундый программа көтә. 29 апрельдә әлеге җыенның рәсми ачылышы булды.

“Җиңү варислары” җые­ны 16 нчы тапкыр уздырыла, Казан аны алтынчы мәртәбә кабул итә. Чарага бөтен Рос­сия­дән 40ка якын команда, 600­дән артык кеше килгән. Би­ре­дә Башкортстан, Удмуртия, Әстерхан, Самара, Владивосток, Мурманск, Якутия­дән үк килүче егет-кызлар бар.


Мондый милли төр­ле­лекне махсус оештырганнар. Катнашучылар җыен уза­сы төбәккә килгәч кенә взводлар оеша, анда һәр төбәктән берничә егет-кыз сайлап алы­на икән. Шул рәвешле төрле милләт балалары танышып, үзара аңла­шып эшләргә өйрәнә. Бу исә башка милләтләргә, аларның мәдәниятенә карата хөрмәт хисләре дә тәрбияли. 


Җыенның матбугат үзәге сәркатибе Ольга Устинова сүзләренчә, хәрби җыен яшь­ләрдә ватанпәрвәрлек хисе уята, спорт белән шө­гыль­лә­нергә өнди, сәламәт яшәү рә­вешен алып барырга өйрәтә. Яшьләр 28 апрель­дән 10 майга кадәр Казанда “Байтик” лагеренда шөгыль­лә­нәчәк. Алар өчен махсус программа әзерләнгән. Мә­сә­лән, егет-кызлар Җиңү пар­кында агач утыртачак­лар, ветераннар белән очрашачаклар. 9 Майда исә “Үлем­­сез полк”ка кушылачаклар.


Татарстан командасы вә­киле Кирилл Петров кадет мәктәбендә укый. Шушы җыен­да катнашуым белән горурланам, ди егет. “Өчен­че ел катнашам инде. Ми­немчә, бу – кирәкле һәм әһә­миятле ярыш. Ул  яшьләрне якынайтып кына калмый, төрле мил­­ләт­ләрне, халыкларны берләш­терә. Биредә командада эш­ләргә өйрәнәсең, белем аласың, тәҗрибә туп­лыйсың, куркуларыңны җи­ңәсең”, – ди Кирилл. Җыенга алар ярты ел әзерләнгәннәр.


Сахалиннан “Десантчы” клубы вәкиле Данил Шеломенцев җыенда беренче тапкыр катнаша. “Бу мөһим вакыйгага бер ел буена әзер­ләндем. Минем бабаларым Бөек Ватан сугышында катнашкан, әти-әниләрем дә – хәрбиләр. Алар юлын дәвам итәргә телим, бу өлкә миңа бик ошый”, – дип горурланып сөйләде егет.


“Союз-2019 – Җиңү варислары” җыенында катнашучыларны котларга Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та кил­гән иде. Ул, егет-кызларны сәлам­ләп:


– Сез тормышыгызны хәрби хезмәт белән бәй­ләргә телисез. Алдыгызда бик мө­һим бурыч – ил чиген, аяз, тыныч күгебезне саклау. Җыен барышында дуслашырсыз, дуслыкны сакларсыз да дип ышанам, – диде.


Җыенның Әфганстан­дагы хәрби хәрәкәттә катнашкан координаторы Олег Баканач барысына да уңыш­лар те­лә­де.


– Озак вакыт әзерлә­нүләр Татарстанга иң-иң­нәрне җый­ды. Үзегезне лаеклы буын итеп күрсәтерсез дип ыша­нам, – диде ул.


Россия Герое, генерал Николай Гаврилов җыен­ның хәзерге вакытта бигрәк тә әһәмиятле булуын ис­кәртте. Ватанпәрвәрлек хисен тәр­бияләү кече яшьтән башланырга тиеш дигән фикердә ул. Быелгы җыен шуңа да Бөек Җиңүнең – 74, Совет гас­кәрләренең Әф­ганстан­нан чы­гарылуының 30 еллыгына багышлап оештырыла.


– Ветераннар сафы ел­дан-ел кими. Әмма тарихны онытмаска кирәк. Шул тарихны яшь буынга тапшыру мөһим. “Союз – Җиңү варислары” кебек җыеннар да шуның өчен оештырыла. Бабаларыбыз батырлыгын ис­кә төшереп торсак, илебез иминлеген сак­лау да җи­ңелрәк булыр, – диде ул.


Чара барышында ветераннарга Георгий тасмасын тараттылар, Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чә­чәк куйдылар.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев