Сабаның яшь шахматчылары сынатмый
Район яңалыклары

Сабаның яшь шахматчылары сынатмый

Турнирда Татарстанның 7 районыннан: Саба, Балтач, Арча, Биектау, Актаныш, Кукмара, Мамадыш шахматчылары катнашты.

Турнир бик җанлы узды, оештыру да югары дәрәҗәдә башкарылды. Турнир йомгаклары буенча районыбыз спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Газизуллин Айдан (5 сыйныф укучысы) 5-11 сыйныфлар арасында 4 урын; Низамиев Йосыф (5 сыйныф укучысы) 5-11 сыйныфлар арасында коэффициент буенча 5 нче урын; Газизуллин Илназ зурлар арасында — 2 урын. Котлыйбыз!


Нет комментариев