Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел»
Яңа Мичән авылы зираты биләмәсендә өмә эшләре дәвам итә. Авылның актив ир‑атлары һәм кайткан кунаклар бу көннәрдә иске һәм авышкан агачларны кисеп, ботакларны, чүп‑чарны җыштырдылар. Әмма эш әле бетмәде: агач кисү һәм территорияне чистарту дәвам итә.
«Барлык авыл халкын һәм кунакларны бу изге эштә катнашырга чакырабыз — киләсе көннәрдә бергәләп бу эшне тәмамлау күздә тотыла. Зыяратны саклау — безнең гомуми бурычыбыз»,- диелә Мичән авыл җирлеге хәбәрендә.
Нет комментариев