7 август 2014 яңалыклары
-
Балалар иҗат үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе үтте [фоторепортаж]
Сигезенче тапкыр үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясен быел Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев Явлаштау авылында башлап җибәргән иде.
-
“Илһам” иҗат төркеме 30 мең сум күләмендәге бүләккә ия булды
Мәдәният-сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләүче, "Дулкыннар" республика конкурсында Гран-при яулаган "Илһам" иҗат төркеме Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының 30 мең сум күләмендәге бүләгенә ия булды.
-
Игътибар: Татарстанда себер язвасы табылган
Кукмара районында себер түләмәсе (себер язвасы) авыруы соңгы тапкыр 1987 елда "Гигант" хуҗалыгында теркәлгән булган. Ул чакта атны тунаганда бер кешегә авыру малдан себер түләмәсенең бацеллалары йога. Һәм менә 27 елдан соң район территориясендә тагын әлеге авыру баш калкытты. Өлге авылында яшәүче 49 яшьлек Г. 4 августта район үзәк дәваханәсенә...
-
Хуҗалыкларда бер көнгә 122748 килограмм сөт җитештерелә
Район хуҗалыкларында бер көнгә 122748 килограмм сөт җитештерелә. Бер сыерга уртача савым - 17,9 килограмм. Аның 79878 килограммы "Саба" җәмгыятенә туры килә. "Мөхәммәтшин" хуҗалыгы 360 савым сыерына 9200 килограмм сөт җитештереп, беренчелектә бара. "Сатыш" филиалы 560 баш сыерга 11383 килограмм сөт савып алуга ирешә. "Курсабаш", "Олыяз", "Нырты", "Шытсу", "Мичән", "Алтын...
-
Чупакабра турында хәбәрләр яңадан ишетелә башлады
Татарстанда чупакабра турында хәбәрләр яңадан ишетелә башлады. Кукмара районы Тырыш авылыннан Айнур Мифтаховлар хуҗалыгында билгесез җанвар унбишләп чебиләренең канын эчеп чыккан, дип хәбәр итә http://kukmor-rt.ru. -Иртә белән сәгать бишенче яртыда мал карарга чыккач, әлеге хайванны күреп кенә калдык. Озынча буйлы, кызгылт соры төстә, шома тәнле, озын койрыклы иде. Бик тиз...