Саба таңнары

Чупакабра турында хәбәрләр яңадан ишетелә башлады

Татарстанда чупакабра турында хәбәрләр яңадан ишетелә башлады. Кукмара районы Тырыш авылыннан Айнур Мифтаховлар хуҗалыгында билгесез җанвар унбишләп чебиләренең канын эчеп чыккан, дип хәбәр итә http://kukmor-rt.ru. -Иртә белән сәгать бишенче яртыда мал карарга чыккач, әлеге хайванны күреп кенә калдык. Озынча буйлы, кызгылт соры төстә, шома тәнле, озын койрыклы иде. Бик тиз...

Татарстанда чупакабра турында хәбәрләр яңадан ишетелә башлады. Кукмара районы Тырыш авылыннан Айнур Мифтаховлар хуҗалыгында билгесез җанвар унбишләп чебиләренең канын эчеп чыккан, дип хәбәр итә http://kukmor-rt.ru.

-Иртә белән сәгать бишенче яртыда мал карарга чыккач, әлеге хайванны күреп кенә калдык. Озынча буйлы, кызгылт соры төстә, шома тәнле, озын койрыклы иде. Бик тиз сикереп качты, шуңа күрә игътибар белән карап торырга вакыт булмады. Бройлер чебиләребезнең тәнендә ике теш эзе генә бар иде. Чебиләрнең яши торган урыны да ябулы түгел иде шул. Мондый хәл булыр дип кем уйлаган, - диләр Мифтаховлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: