7 сентябрь 2020 яңалыклары
-
«Ак Барс» хоккейчылары өстәмә вакытта «СКА» командасын җиңде
Казан хоккей командасының киләсе уены 9 сентябрь көнне узачак.
-
Татарстанда эшмәкәрләргә илкүләм проект буенча матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде
Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде.
-
Ләйлә Фазлыева 20 сентябрьдән соң мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куйды
Республика вице-премьеры мәктәп укучыларының коронавирустан саклану чараларын яхшы үтәвен искәртте.
-
Салават Фәтхетдинов белән очрашу
Салават Фәтхетдинов Саба районында булды. Ул район халкы белән очрашты, мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Иләбәр авыл клубы үзешчәннәре белән аралашты. "Өлкәннәр", "Сөембикә"клубы әгъзаларының күпсанлы сорауларына җавап бирде. "Ямьле Саба" яр буенда үз җырларын җырлады, анда район халкы аның чыгышын җылы каршы алды.
-
"Без тынычлык яклы"
Югары Шытсу авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән чара үткәрелде.
-
«Игенче» җәмгыятендә пай җирләренә ашлык бирә башладылар
Эзмә авыл җирлегендә «Игенче» җәмгыяте пай җирләрен арендага биргән хуҗалыкларга ашлык бирә башлады. 1 га пай җире өчен аренда түләвенең күләме җәмгыять буенча 800 сум тәшкил итә.