8 февраль 2018 яңалыклары
-
Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуына ике ел булды
Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуына бүген ике ел булды. Бу хәл буенча әлегәчә бернинди яңалык юк.
-
Казанда ике айлык балага уникаль операция ясадылар
Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары ярдәменнән башка баланың кулы зәгыйфьләнергә мөмкин иде.
-
Tatar malay диетада утыра, әмма ябыга алмый
Беренче татар инста блогеры туена әзерләнә башлаган һәм шуңа күрә диетага утырган. Ләкин, 5 йолдызлы VIP-залда шөгыльләнсә дә, 1 атна эчендә бары тик 2 килограммга гына ябыга алган. Хәзергесе көнгә Ринатның тән авырлыгы 87 килограмм.
-
Кудрин ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте
Стратегик эшләнмәләр үзәге җитәкчесе ир-атлар өчен пенсия яшен 65 яшькә кадәр, ә хатын-кызларныкын 63 яшькә кадәр күтәрегә мөмкинлеген әйтте.
-
Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан гербы көне узды
Татарстан гербының туган көнендә кунакларга квест һәм ятим балалар өчен махсус тарих кичәсе әзерләнде.