8 февраль 2018 яңалыклары
-
Кыйммәткә төшүче Изге Вәли
Тиздән чәчәк кибетләре күпләп акча эшлиячәк. Чөнки нәкъ менә Гашыйклар көнендә дөньяда 50 миллионнан күбрәк роза чәчкәләре сатыла икән. Христианнарда Валентин, бездәге Вәли кесәгә катырак суга шул.
-
Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Чараның сценарие тантаналы өлеш, рәсми затларның чыгышлары һәм шагыйрьнең шигырьләрен укуны үз эченә ала.
-
Җиңел автомобиль бәрдереп, Чистайда хатын-кыз ун метр биеклектәге күпердән егылып төшкән
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан.
-
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов өченчегә бәбәй көтәләр?
Ландыш Нигьмәтҗанова үзенең инстаграмына Анна Попованың кичәсендә Ләйсән Гыймаева белән төшкән фотосын урнаштырды. Ландыш бу фотода Ләйсәннең корсагына бармагы белән төртеп күрсәтеп тора. Җырчы үзенең авырлы булуын расламый да, кире дә какмый.
-
«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә «Социаль туризм» технологиясе
2018 елның 6 февраленда социаль хезмәткәр Лилия Шәймәрдәнова ГАУСО КЦСОН «Балкыш» МТЗ и СЗ РТ Саба муниципаль районы тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә Лесхоз бистәсенең «Социаль туризм» технологиясе нигезендә экскурсия оештырды.
-
Галимнәрне котларга онытмаыз!
8 февральдә, Татарстан Фәннәр академиясендә Фән көненә багышланган тантаналы чара оештырыла.
-
Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде
Алексей Песошин бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы утырышында ведомство коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
-
Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйды.
-
Янмыйм дисәң акча утларында...
Акчасын “янган” банкларда саклаган урта сыйныф вәкилләре бүген яңадан чәч йолкырга мәҗбүр. Бу юлы акчасын югалткан бизнес түгел, ә банкта “янгын” чыгар алдыннан гына акчасын алып калган катлауның теңкәсен корыталар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) аларны акчаны кире кайтарып бирүне таләп итеп судка бирә һәм ...ота.
-
Казанда автобуска ут капкан
Гадәттән тыш хәл Горький шоссесында 30нчы йорт каршында килеп чыккан.
-
"А-ля пицца" тәбәсе
2-3 йомырка, 1 сосиска, бер уч вак итеп туралган яшел суган, 1 помидор, тәменчә тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
-
ЭШ АРТКАННАН СЫЙФАТ КИМЕМИ
Узган җомгада Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсендә 2017 елдагы эшчәнлеккә хисап тоту җыелышы булды.
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә.
-
Дәүләт думасы минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны хуплады
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
“ӘГӘР МИН ПРЕЗИДЕНТ БУЛСАМ!”
Россиянең иң зур тәхетенә – Президент кәнәфиенә менеп утырсаң, син ниләр эшләр идең? У-у-у-у, беләм-беләм, хәзер йөзләгән әйберне санап китәчәксең. Юллар белән, белем бирүдәге, яшьләргә эш булмау һәм тагын миллионлаган проблема. Ә Казанның 102нче гимназия укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы килеп чыгачагын төгәл белә булып чыкты!