Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭШ АРТКАННАН СЫЙФАТ КИМЕМИ

Узган җомгада Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсендә 2017 елдагы эшчәнлеккә хисап тоту җыелышы булды.

  Идарә начальнигы Фәри­дә   Якупова  иң элек кол­лективта эш күләме зур ел булуга карамастан, алга куйган бу­рычларның уңышлы үтәлүен билгеләп узды.  Теләче һәм Саба районнары буенча пенсия алучылар саны 14752 кешене тәшкил итә, шуларның 10300е Саба районында яши.  2010 елдан башлап пенсионерлар саны арта, димәк,  идарәгә пенсия мәсьәләсе буенча  мөрәҗәгать итүчеләр дә арта бара. Чиратлар булдырмас өчен алдан язылу тәртибендә кабул итү оештырылган. 2017 елда   идарәгә 15 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. «Эш күләме арту исәбенә  хезмәт күрсәтүнең сыйфаты кимергә тиеш түгел», –  ди Фәридә Якупова. Узган ел Саба районы буенча өлкәннәргә һәм башка категория гражданнарга барысы 1,632 миллиард сум пен­сия-пособие, башка төрле түләүләр бирелгән. Әлеге түләүләрнең 87 проценты фондка оешма-предприятиеләрдән кү­че­­­релгән иминият  кер­темнәре хисабына  тәэ­­­мин ителгән. Чыгыштан аңлашылганча,  быел пен­сиянең уртача күләме уз­ган елга караганда 612 сумга  арткан...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев