8 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм яңгыр көтелә
Республикада һава торышы төньяк циклоннар йогынтысында үзгәрәчәк.
-
Үзәк урам шәһәрләшә
Район үзәге Байлар Сабасы бистәсендә ел әйләнәсе алып барыла торган төзелеш эшләре дәвам итә. Халык телендә Бауман урамы дип йөртелүче Закир Йосыпов урамында төзекләндерү эшләре киң колач белән алып барыла: тротуар ремонтлана, юлның киң өлешендә асфальт алыштырыла, бөек юлбашчыбыз В.И. Ленин һәйкәле яңартыла, халыкка хезмәт күрсәтүче почта бинасы тышкы яктан матурлана.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКда хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм авыл хуҗалыгы техникасын төнге юлда йөртү тыела, дип искәрттеләр
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
-
Җәяүлеләр өчен юл
Түбән Шытсу авылында, "Авыл җирлеге биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру нигезендә, җәяүлеләр өчен тротуар төзү эше бара. Эшне ООО "МБСУ-1" оешмасы башкара.
-
Финанс хезмәткәрләренә
Хөрмәтле финанс учреждениеләр хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Нинди генә икътисадый проблемалар тумасын, сыйфатлы финанс сәясәтен алып бару шушы җаваплы өлкә хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып кала. Районның социаль-икътисадый үсешен, бюджет тотрыклылыгын тәэмин итүдә финанс хезмәткәрләренең өлеше бәхәссез.