Финанс хезмәткәрләренә
Хөрмәтле финанс учреждениеләр хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Нинди генә икътисадый проблемалар тумасын, сыйфатлы финанс сәясәтен алып бару шушы җаваплы өлкә хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып кала. Районның социаль-икътисадый үсешен, бюджет тотрыклылыгын тәэмин итүдә финанс хезмәткәрләренең өлеше бәхәссез.
Районыбызда яңа социаль объектлар төзелә, учреждениеләрнең нормаль эшчәнлеге тәэмин ителә, акча ресурслары рациональ бүленә, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Болар барысы да финанс-бюджет палатасы, үзәкләштерелгән бухгалтерия, казначылык хезмәте белгечләренең тырышлыгы, җаваплылыгы нәтиҗәсе. Һөнәри бәйрәм көнендә район финанс хезмәткәрләренә һәм ветераннарына зур ихтирам-хөрмәт хисләре белән олы рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, нәтиҗәле эш, ниятләнелгән планнарыгызның тормышка ашуын телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев