8 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Югары Шытсу авылында “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты үтте
7 нче сентябрь көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны ипи-тоз һәм “Дубая” ансамбленең чыгышы белән “Канәфи” чишмәсе янында каршы алудан башланды. Аннан соң сүз Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Миндрахман улы Мәүлетовка бирелде.
-
8 сентябрь - Россия финансчылары көне
Дөньяда нинди генә үзгәрешләр бармасын, нинди генә икътисадый кичерешләр аша үтәргә туры килмәсен, бухгалтер - хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала.