8 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Югары Симет авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты үтте
8 нче сентябрь көнне Югары Симет авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Түбән Симет, Керәнне авылы клубы хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, “Вәчкә” чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алу белән башланды һәм чишмә буенда дәвам итте.
-
Төбәк авылында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәйкәл төзекләндерелде
Ветераннарны исемлеге яңартылды, тирәсенә брусчатка җәелде.
-
Ногинскида газ шартлаганнан соң, подъезд ишелгән, үлүчеләр бар
Хәрабәләр арасыннан ике кеше мәетен тапканнар.
-
Яңа Мичәндә “Туган җирем чәчәкләре" дип исемләнгән чәчәк бәйгесе үткәрелде
5 нче сентябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында “Туган җирем чәчәкләре" дип исемләнгән чәчәк бәйгесе үткәрелде. Балалар чәчәкләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр, үзенчәлекле букетлар ясадылар, чәчәкләр турында белемнәрен киңәйттеләр, мәхәббәт һәм чәчәкләргә сакчыл караш тәрбияләделәр.
-
9 сентябрьгә һава торышы
9 сентябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән 16-21 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +8..+10˚, көндез +13..+15˚ градус.
-
Кече Кибәче авылында 2021 елга үзара салым акчасына каралган эшләр башкарылды
Авыл уртасындагы елга буенда агачлар киселде һәм чистартылды.
-
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев вафат
Һаләкәт Красноярск краенда узган ведомствоара өйрәнүләр вакытында килеп чыккан.
-
Җәмәгать советы тикшерде
Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнар белән хокук саклау органнары арасында үзара ышанычны ныгыту максатында ел саен “Гражданлык мониторингы” акциясе үткәрә. Чара эчке эшләр бүлекләренең барлык подразделениеләренә контрольлек итүне үз эченә ала һәм территориаль органнар каршындагы җәмәгать советлары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Акция гражданнарның күз алдында, конфиденциаль булмаган шартларда үткәрелүе белән үзенчәлекле.
-
Россиядә автомобильләргә мәҗбүри техник карау уздыруны бетерергә тәкъдим ителәчәк
«Бердәм Россия» партиясе автомобильгә техник карауны машина хуҗасы алышынганда гына үткәрергә тәкъдим итә.
-
Түбән Шытсуда ражданнар җыены булып узды
7 нче сентябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда ТР Саба муниципаль районы башлыгы, Саба муниципаль районы Советы рәисе Рәис Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм учреждение, оешма җитәкчеләре катнашты.
-
Алкотестерлар ни сөйли?
Сабаның транспорт хәрәкәте туктап тормаган Тукай, Мәктәп урамнарында җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк. Автомобильләр күп йөргәнлектән генә түгел. Баксаң, шушы үзәк урамнардан руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар да шактый үтә икән. Полиция контроле аеруча көчле булуга карамастан ягъни. Июль, август айларында аек булмаган хәлдә идарә иткән 21 машина йөртүченең 5есе шушы урамнарда тоткарланган.
-
Сатыш авылында "Саф сулы - ямьле Саба" экологик проекты үтте
7 нче сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты, мәдрәсә-музей хезмәткәрләре "Саф сулы - ямьле Саба" экологик проектының Сатыш авыл җирлегендәге маршрутын уздырдылар. Бәйрәм "Челтери" чишмәсе янында узды. Беренче өлештә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин авыл, чишмәләр тарихы белән таныштырып үтте.
-
Студентлар Россия буйлап бушлай сәяхәт итә алачак
Беренче сәяхәткә 23 сентябрьдә кузгалачаклар.
-
“Игенче” җәмгыятендә киңәшмә үтте
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Агымдагы елда күмәк көч белән 450 гектарда кукуруз чәчелде, шуның арасыннан 10 гектар мәйданда күргәзмә-тәҗрибә басуында 24 төрдә кукуруз сортлары үстерелде.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны #ДайПять флешмобында катнашырга чакырды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов #ДайПять флешмобы турында видео урнаштырды һәм барлык теләүчеләргә акциягә кушылырга тәкъдим итте.