“Игенче” җәмгыятендә киңәшмә үтте
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Агымдагы елда күмәк көч белән 450 гектарда кукуруз чәчелде, шуның арасыннан 10 гектар мәйданда күргәзмә-тәҗрибә басуында 24 төрдә кукуруз сортлары үстерелде.
7 нче сентябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы Башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы , Саба авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин,“Казан Агрохимсервис” җәмгыяте вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев