8 октябрь 2014 яңалыклары
-
Татарстанда җиңел машина һәм “КАМАЗ” "маңгайга-маңгай" бәрелешкән: кеше гомере өзелгән
Кичә иртән Татарстанның Чирмешән районында, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 1958 елгы ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге. Һәлакәт 11.30 сәгатьтә Кузайкино-Нурлат автоюлының 62 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, "Citroen" автомобиле йөртүчесе машина тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ" белән "маңгайга-маңгай"...
-
Машина йөртүче 9 кабан дуңгызын бәрдереп, табигатькә 135 мең сумлык зыян салган
Казан янында Новониколаевка бистәсе турысында Төньяк әйләнгеч юлда "Hyundai Solaris" автомобиле 9 кабаннан торган көтүне бәрдерүе хакында инде хәбәр иткән идек. Әлеге һәлакәт караңгыда юлның яктыртылмаган урынында булган. Дөрес, кинәт кыргый хайваннар трассага чыгу ихтималы турында "Кыргый хайваннар" дигән 1.27 нче юл билгесе куелган булган. ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау...
-
Тәлгат Самат улы Нәҗмиев (1950-2014)
Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елны Кукмара районы Байлангар авылында туган. Сугыш башлану сәбәпле, Тәлгат Нәҗмиевның әтисе Самат мәктәптә 7 генә класс укыган.
-
Мәктәп укучыларын һәм бакчага йөрүче балаларны корбан ашы белән сыйлаганнар [+фото]
Корбан бәйрәме көннәрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә изге эштән читтә калмады. Хуҗалыкларда корбан чалынып, балалар бакчаларына, мәктәпләргә күчтәнәч итеп корбан итләре бирелгән. Мәктәп укучылары һәм бакчага йөрүче балаларның һәркайсына тигез өлеш чыгарылган. Барлыгы 569 килограмм ит таратылган.
-
Сез яшәрсез безнең хәтердә...
Узган шимбәдә каты авырудан соң Саба районының күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның йөрәге тибүдән туктады. Каләмдәш дустыбыз, хезмәттәшебезнең вафаты барыбызны да тирән кайгыга салды. Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда...
-
Автобабаебыз республикада 44 көндәше арасында 2нче призлы урын алды
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда 60 яшьтән узганнар арасында дүртенче тапкыр оештырылган машина йөртү осталыгы ("Автобабай") бәйгесендә районыбыз данын яклаган Хәлил Абдуллин 44 көндәше арасында 2нче призлы урынны алды.
-
Казанда ярминкәләр гөрли: шәһәр халкы Тимершык бәрәңгесен чират торып алган
Узган шимбәдә башкалабызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур уңыш белән барды. Районыбыз товар җитештерүчеләре "Казан" агросәнәгать паркында сәүдә иттеләр. Башкала халкының авыл хуҗалыгы продуктларына ихтыяҗын канәгатьләндерүдә кооператорлар, оешма-предприятиеләр дә өлеш кертте. Районыбыз бәрәңге, ашлык, яшелчә, май-сөт продуктлары, көндәлек куллану товарлары белән сату итте. Шәһәр халкы "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасы уңганнары алып...