Татарстанда җиңел машина һәм “КАМАЗ” "маңгайга-маңгай" бәрелешкән: кеше гомере өзелгән
Кичә иртән Татарстанның Чирмешән районында, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 1958 елгы ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге. Һәлакәт 11.30 сәгатьтә Кузайкино-Нурлат автоюлының 62 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, "Citroen" автомобиле йөртүчесе машина тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ" белән "маңгайга-маңгай"...
Кичә иртән Татарстанның Чирмешән районында, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 1958 елгы ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.
Һәлакәт 11.30 сәгатьтә Кузайкино-Нурлат автоюлының 62 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, "Citroen" автомобиле йөртүчесе машина тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ" белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
Җиңел машина рулендәгесе тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.
Татар-Информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев