8 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Мәдәниятсез авыл ямьсез була
Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, гореф-гадәтләре яшәгәндә халык та яши. Олы Шыңар мәдәниятенә 35 ел хезмәт итүче Фәридә Садыйковага бу гыйбарә яхшы таныш.
-
9 ноябрьгә һава торышы
9 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә һәм иртән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +3..+8˚ градус.
-
Түбән Камада 16 укытучы прививка ясатудан баш тарткан өчен эштән читләштерелә
Түбән Каманың мәгариф өлкәсендә 4992 хезмәткәр эшли, шуларның 90 проценты прививка ясаткан.
-
Олы Арташта, пешмәгән шашлык аркасында, ир-ат танышын үтергән
Тикшерү күрсәткәнчә, 4 ноябрьдә Олы Арташ авылында яшәүче үзенең танышына утын ярырга булышкан, шуннан соң алар эчәргә һәм шашлык пешерергә ниятләгәннәр. Алар итне җебетергә куеп, эчәргә утырганнар. Тиздән аларның берсе үзенең эшләренә бүленә, ә кире әйләнеп кайткач, шашлыкның әле пешмәвен ачыклый һәм алар арасында ызгыш башлана, нәтиҗәдә йорт хуҗасы дустына пычак белән һөҗүм итә, ә аннары йокларга ята. Ир яраланудан шунда ук үлә.
-
Югары Шытсу мәдәният йортында Мөнирә Сафинаның "Ике болыт" драмасы куелды
"Театр яктылыкка, нурга илтә" театр фестивале кысаларында, Югары Шытсу мәдәният йортында Арташ авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашында Мөнирә Сафинаның "Ике болыт" драмасы сәхнәгә куелды.
-
Югары уку йортына кергәндә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак
Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы QR-кодның срогы турында аңлатма бирде
Бүген Дәүләт хезмәтләре порталында кодларның срогы кимүе билгеле булган иде.
-
Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Көзге моңнар» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар
6 нчы ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Көзге моңнар» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Җырларга һәм күңел ачарга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләр чыганагы. Бәйрәмнең башында «Көйне таны» дигән музыкаль күңел ачу уены узды.
-
Россиядә вакцинация турындагы сертификатның яңа формасы гамәлгә керде
Яңа документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы һәм белешмә тутырылган дата) урын алган.
-
«Гадел әңгәмә» тапшыруының чираттагы чыгарылышында Зөлфәт Зиннуров катнашты
Проект кунагы үзенең телевидениега килүе, җырчы буларак иҗаты, балаларын татар теленә өйрәтүе һәм башкалар турында сөйләде.
-
Саба җәмигъ мәчетендә “МИН ИСЛАМ ДИНЕН НИ ӨЧЕН ЯРАТАМ?” иҗади бәйгесе үткәрелде
Балаларның каникул көннәрендә, Саба җәмигъ мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһу галәйһивәссәлам туган Мәүлид ае хөрмәтенә “МИН ИСЛАМ ДИНЕН НИ ӨЧЕН ЯРАТАМ?” дигән иҗади бәйге үткәрелде. Конкурста 7-14 яшьтә булган 30лап бала катнашты. Призлы урын алучыларга кыйммәтле призлар тапшырылды. Калган катнашучылар кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында төгәлләнде.