Бүген Дәүләт хезмәтләре порталында кодларның срогы кимүе билгеле булган иде.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ковидтан прививка ясаткач бирелә торган QR-кодның гамәлдә булуы вакыты турында аңлатма бирде.
«QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми. Ковидтан прививка ясаткач, Дәүләт хезмәтләре порталында бирелә торган QR-код үз вакытында гамәлдә була. 8 ноябрьдә иртән Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар QR-кодның гамәлдә булуы вакыты үзгәрүен абайлап алды. Бу Порталда уза торган техник эшләр белән бәйле. Хәзер портал штатлы режимда эшли. QR-кодлар янәдән торгызыла», диелә ведомство хәбәрендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев