8 декабрь 2014 яңалыклары
-
Олы Кибәче авылы зиратын гөлбакча итмәкчеләр [+фото]
Әрвахларны зиярәт кылу йоласы күптәннән, ерак бабаларыбыздан ук килә. Каберстанда булу, гомернең кыскалыгын аңлап, изге гамәлләрне күбрәк кылу өчен кирәк, ул шулай дөнья хирыслыгыннан коткара торган бик тә тәэсирле нәсыйхәткә ия. Зират - ул адәм балаларын соңгы юлга озату урыны гына түгел, зират - безнең тарихи хәтеребез, мәдәни ядкәребез, үткән...
-
"Саба таңнары" газетасы редакциясе, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе, Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре куйган иҗат-отчет концертыннан фоторепортаж
-
Шәмәрдәндә юл-транспорт һәлакәте: зыян күрүчеләр бар [+фото]
Кичә, 7 декабрь көнне, Шәмәрдәннең Азино урамында юл-транспорт һәлакәте була. Көндезге сәгать 2ләрдә Шәмәрдәннең урау юлыннан барган "ВАЗ-21102" автомобиле Азино урамы белән кисешкән чатта Сабага таба төп юлдан хәрәкәт иткән чит ил машинасына юл бирмичә, аның белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "ВАЗ-21102" машинасы юл читенә төшеп әйләнә. ВАЗ-21101 машинасының 2001 елгы пассажиры...
-
80 яшен тутыручы Нурҗиһан апа Зарипова әтисен гомер буе көтә: "Менә кайтыр дип инде 70 елга якын вакыт узган"
Кызыл Мишә авылында яшәп, 8 декабрьдә 80 яшен тутыручы Нурҗиһан апа Зарипова әтисен гомер буе көтә. Сугышка киткән әтисенең үлүе турындагы хәбәре килмәгәч, менә кайтыр, менә кайтыр дип инде 70 елга якын вакыт узган.
-
Райондагы шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына 7,6 миллион сумнан артык бурычы бар
Республикада шәхси эшмәкәрләрнең вакытында түләнмәгән иминият кертемнәрен эзләп алу буенча айлык бара. Әлеге акция 24 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хәзерге көндә райондагы шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына 7,6 миллион сумнан артык бурычы бар. Айлык башлангач суд приставлары аша Пенсия фондына 291836 сум бурыч эзләп алынды.