Олы Кибәче авылы зиратын гөлбакча итмәкчеләр [+фото]
Әрвахларны зиярәт кылу йоласы күптәннән, ерак бабаларыбыздан ук килә. Каберстанда булу, гомернең кыскалыгын аңлап, изге гамәлләрне күбрәк кылу өчен кирәк, ул шулай дөнья хирыслыгыннан коткара торган бик тә тәэсирле нәсыйхәткә ия. Зират - ул адәм балаларын соңгы юлга озату урыны гына түгел, зират - безнең тарихи хәтеребез, мәдәни ядкәребез, үткән...
Әрвахларны зиярәт кылу йоласы күптәннән, ерак бабаларыбыздан ук килә. Каберстанда булу, гомернең кыскалыгын аңлап, изге гамәлләрне күбрәк кылу өчен кирәк, ул шулай дөнья хирыслыгыннан коткара торган бик тә тәэсирле нәсыйхәткә ия. Зират - ул адәм балаларын соңгы юлга озату урыны гына түгел, зират - безнең тарихи хәтеребез, мәдәни ядкәребез, үткән буыннарга булган мөнәсәбәтебез дә.
Безнең татар халкы, аеруча соңгы 10-15 елда, зиратларны чистартып, тәрбия кылып тора. Бу эштә иганәчеләр дә читтә калмый. Күбесенчә авылларда апрель ае ахырында җәмәгатьчелек көче белән зиратларны чистарту, корыган вә ауган агачлардан арындыру үзенә күрә традиция. Шулай да бу эш әллә ни зур колач алмый әле. Күп кенә зиратларның шомлы кара урманны хәтерләтүе шул хакта сөйли. Олы Кибәче авылындагы "мәңгелек йорт"та шундый хәлдә булган. "Йөз еллык каеннар үсеп, инде корый башлаган зиратка керергә куркыныч иде,- ди авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин. - Агачлар авып-авышып, ботаклары сынып төшеп, чардуганнарны изә-сыта башлады. Бу хәл мәчет бабайларын да, җирле үзидарәне дә борчый иде. Шуңа күрә проблеманы хәл итүгә аннан-моннан гына түгел, җитди якын килергә булдык".
Чыннан да, шулай эшлиләр дә. Дүрт ир-егет - Фәһим Гайнанов, Зөлфәт Ситдыйков, Дилүс Харисов, Илһам Мулләхмәтов 16 көн дәвамында зиратны чистарталар. Генераль җыештыру була бу: чардуганнарны кабердән алып торалар, колач җитмәслек агачлар барысы да киселә. Соңыннан 50гә якын кеше катнашында гомуми өмә оештырыла. Ярдәмгә Теләчедә яшәүче шәхси эшмәкәр авылдашлары биргән куәтле кран һәм шәхси хуҗалыклар карамагында техника тотучы егетләрнең "КамАЗ" автомобильләре, МТЗ тракторлары килә. Киселгән агачлар бер урынга туплана, сораучыларга утынга бирелә. Күпләр куелган күмәк көч нәтиҗәләреннән, болай да эшләп була икән, дип хәйран кала. Бигрәк тә өлкән яшьтәше әби-апа сөенеп туя алмый.
- Хәзер максатыбыз - зиратны гөлбакчага әйләндерү. Декоратив кына да түгел, ә язын чәчәккә күмелеп, җимеш бирә торган гөлҗимеш кебек вак агачлар гына утырту турында сөйләштек. Зиратны бер гектарга зурайту да күздә тотыла. Хәзер җирен рәсмиләштерү артыннан йөрибез. Шулай ук безнең җирлеккә кергән Төбәк авылы зиратында да халык белән күмәк рәвештә шундый ук зур эш алып барыла,- ди Айрат Сафин.
Дин әһелләренең әйтүенә караганда да, зиратларга тамырдан һәм орлыктан тиз үрчеп, тирә-якны шул ук агач басмаслыкларын утырту хәерле. Каберлек өстендә үскән җимешләрне ашау хәрәм булмаса да, агач тамырының җимеш өчен туклыклы матдәләрне мәет яткан туфрактан суырып алганын истә тотканда, ул күңелгә хуш килә торган нәрсә түгел. Аның мәгънәсе кабер өстендәге агачларның җимешен кошлар ашап, савабы утыртучыга булуында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев