9 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“Тилебизырда эшләр идем...” (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)
Сиңа эш сорап хат язасыны белгәч, Хәсип хатыны килгән әле янга. “Миңа да берәр эш табылмас микән тилеби-зырда?” – ди. Нинди эш?” – мин әйтәм. Шундагы хатыннар кебек, күлмәк-ыштанны алыш-тырып торып, туда-суда йөрисем килә”, – ди. Надан бит инде мескен, муды күрсәтүнең ни икәнен белми.
-
Антибиотиклы сөт елгасы
Соңгы көннәрдә сыер асраучы авыл халкы тетрәнү кичерә. Бердән, сөт бәясе түбәнәеп, үзкыйммәттән дә түбән дәрәҗәгә сикереп маташа. Хуҗалыклар, инвестор дигән хөрмәтле кешеләр халыкка эшләгән өчен хакын түләми интектерәләр, чөнки сөт саткан акча башка чыгымнарны да каплап бетерергә җитми.
-
15 елдан соң бала табарга сәләтле хатыннар өчтән бер тапкыр кимиячәк
Былтыр Россиядә балалар 2016 елга караганда 10-11 процентка азрак туган.
-
Россиядә җитештерелгән машинага ел башыннан бәяләр артты
«АвтоВАЗ» бәяләрне уртача 2,5 процентка күтәрде.
-
Психолог Ләлә Баһрамшина: «Тормыш корыр алдыннан үзеңне алдамый гына берничә сорауга җавап бирергә кирәк»
Көчле булу да ярамый, кирәгеннән артык көчсез булып яшәү дә мөмкин түгел. Тик шулай да нәфис зат дип аталучы, һәрчак әлеге исеме җисеменә туры килеп үк бетмәгән, кайчак тупасланып, ир-атны өркеткән йөкне дә үз өстенә алырга әзер булган хатын-кыз бәхетле булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?
-
Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга яңа ел бәйрәме үткәрде
7 гыйнвар көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга яңа ел бәйрәме үткәрде. Балалар Кыш бабай һәм кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кыш бабай аларның барысына да күчтәнәч өләште. Юлбат авыл җирлеге.
-
Казан янында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 832 нче чакрымында булган.
-
Социаль челтәрләрдә яңартылган Казан циркының видеосы пәйда булды
Цирк бинасы 2017 елның апрелендә капиталь ремонтка ябылган иде.
-
Татар Малайның әнисе дә блогер? [видео]
Беренче татар блогеры Татар Малайның (Ринат Галиәхмәтов) әнисе дә Инстаграм челтәре йолдызына әйләнеп бара. Әлфия ханым да үз аккаунтында тормышы, кызыклы яңалыклары белән бүлешә хәзер.
-
ЯЛГАН ФАЙДАГА БУЛАМЕНИ?!
Хезмәттәшем сөйләгән көндәлек тормыштагы шушы кечкенә генә бер очракта да әлеге сорауга җавап тоемлана сыман…
-
Мамадыш районында кар машинасында чыгып киткән кыз белән егет адашкан
Гадәттән тыш хәл Отарка авылы тирәсендә булган.
-
Кызыклы һәм файдалы каникуллар
Килдебәк урта мәктәбе укучылары кышкы каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрә.
-
Озын ялдан соң ничек кабат эшкә керешеп китәргә?
Яллар турында онытып, яңадан гадәти тормыш агымына кушылырга вакыт җитә. Атна-ун көн тик ятканнан соң, ничек кабат җир җимертеп эшли башларга – әлеге язмада шул сорауга җавап табарсыз.
-
Әлмәт мэры текә планнар кора
Айрат Хәйруллин йолдызларга юл салырга җыена.
-
“ИТЕГЕ БАР БИТ АНЫҢ!”
Элек кызлар булачак кияүләрен кыш көне сайлый торган булганнар. Егетнең аягында итеге бар икән, димәк бай кеше, булган кеше, моңа кияүгә барсаң да ярый. Әниләренә дә, шул егеткә барам, итеге бар бит аның, дип кенә аңлатканнар.