9 июнь 2020 яңалыклары
-
Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоу җиңүчесе исемен атаячак
Җиңү өчен берьюлы биш вокалист көрәшәчәк.
-
Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә дәгъва кыла
Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә Казанга әлеге мактаулы исемне бирү турындагы тәкъдимне хуплады.
-
«Җиңү волонтерлары» Россия көне уңаеннан интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра
Уенда өч блокка (Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе) караган сорауларга җавап бирергә кирәк.
-
Татарстан буенча 6 пляж ачылуга әзер
Республикада барлыгы 35 пляж исәпләнә.
-
Татарстанда цифрлы технологияләр ярдәмендә фермерларга продукция сатуда ярдәм итүне планлаштыралар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла.
-
Аграр югары уку йортлары абитуриентларга Zoom аша консультация бирә башладылар
20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.
-
Владимир Чагин: Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттырачак
Илнең Төп законына төзәтмәләрдә Россиядә хезмәт ияләренең хокукларын яклау һәм аларның хезмәтенә хөрмәтне турыдан-туры билгеләргә тәкъдим ителә.
-
Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра
Республикада аеруча 25-34 яшьтәге кешеләр кан тапшыруда актив катнаша.
-
Җәйге китапханә «Китап белән ял итәбез»
8 июньдә мөһим экологик бәйрәм — Бөтендөнья океаннар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм ел саен 1992 елдан бирле искә алына. Шушы уңайдан Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе китапханәчеләре саф һавада, балалар белән «Бөтендөнья океаннар көне» темасына мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр диңгез, елга һәм океаннар һәм анда яшәүчеләрнең рәсемнәре төшерелгән матур энциклопедик китаплар күрсәттеләр. Балалар кызыксынып рәсемнәр карадылар, хикәяләрне тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.