Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан буенча 6 пляж ачылуга әзер

Республикада барлыгы 35 пляж исәпләнә.

Татарстан буенча барлыгы 6 пляж җәйге сезонга әзер. Бу хакта «Су объектларында балалар белән бәхетсезлек очракларына юл куймау һәм җәйге чорда балалар травматизмын кисәтү чаралары турында»гы брифингта хәбәр иттеләр. 

«Бүген Татарстан буенча барлыгы 6 пляж техник тикшеренүләр үтте һәм ачылуга әзер. Казандагы Комсомол һәм Аккош күле, Яр Чаллы, „Радуга“ санаторие пляжлары. Шулай ук Түбән Камадагы „Кама“ муниципаль пляжы һәм Яшел Үзән шәһәре су буйлары әзер» — дип белдерде ТР Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. 

2016 елдан башлап, Республика программалары кысаларында, халык күпләп ял итә торган су объектлары янында коткару постлары булдыру буенча эш алып барыла.

«Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә халык күпләп ял итә торган урыннарга бару Татарстан Республикасы буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына рөхсәт ителәчәк. Пляжның вакытлыча ябылу билгесе буларак „кара шар“ эленеп торачак», — диде Юрий Венедиктов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев