10 февраль 2018 яңалыклары
-
Кызлар шагыйрь иткән әдипне искә алдылар
Моң иясе, дип кабул ителгән шагыйрь киң иҗаты белән хәтта каләмдәшләре өчен дә үрнәк булып яшәде, ди язучылар.
-
Казанның «завидный» егете өйләнә. Кем ул?
«Түбәтәй» милли аш-су фастфуды хәзерге вакытта бик популяр. Кафе-ресторан җитәкчеләренең берсе Руслан — буйдак, югары белемле, BMW машинасында йөри — үзенең шәхси тормышы турында сөйләми. Әмма аның кәлеше Алия үзенең инстаграмында туйга ничек әзерләнүе турында бәян итә.
-
«Графские развалины» торты
Рецепт.
-
«Созвездие – Йолдызлык 2018» Мишә авыл җирлеге
9нчы февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык 2018» фестиваленең зона туры булып үтте.
-
Фәнис Яруллинны искә алу кичәсеннән ФОТОрепортаж
Әгәр Фәнис Яруллин исән булса, 9 февраль көнне аңа 80 яшь тулган булыр иде. Фәнис ага барыбызга да үрнәк. Иҗаты белән генә түгел, ә тормышы белән дә. Казанда Фәнис Яруллинны искә алу кичәсеннән "Матбугат.ру" фоторепортажы:
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә.
-
Питрәчтә яңа җайланмалар белән җиһазландырылган “Батыр” кинотеатры ачылды
Хәзер питрәчлеләр дә кино индустриясендәге яңа фильмнарны яхшы сыйфатта карый алачак.
-
Түбән Камада начар ниятле затлар ике егетне үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр
Яшьләр егетләрне урлаганнар, талаганнар, кыйнаганнар һәм ирекләрен сатып алырга тәкъдим иткәннәр.
-
Алсу Әбелханова үзенә "подтанцовкага" Булат Бәйрәмовны алган (ВИДЕО)
Алсу Әбелханованың Инстаграмында Төмән шәһәрендә узган концертның репетициясеннән видео пәйда булды. Шаккаткыч нәрсә юк дияр идек, җырчы янында бер кеше биеп йөрмәсә. Кем дип уйлыйсыз? Шоумен Булат Бәйрәмов булып чыкты. Әллә "подтанцовкага" кергән, әллә яңа дуэт ясамакчылар - сер булып калсын.
-
28 ФЕВРАЛЬДӘ ДӘҮЛӘТ ЗУР КОНЦЕРТ ЗАЛЫНДА КАМАЛ ТЕАТРЫ АКТЕРЛАРЫ КАТНАШЫНДА КОНЦЕРТ УЗА
28 февральдә 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия артистлары, Татарстанның халык артистлары Люция Хәмитова һәм Искәндәр Хәйруллин катнашуында "Мәңгелек, яхшылык һәм гүзәллек турында - татарча" дип исемләнгән концерт уза.
-
Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырына кавер язганнар
Хәния Фәрхинең күп кеше тарафыннан яратылган «Әлдермешкә кайтам әле» җырына хәзерге вакытта бик тә популяр булган вариант кавер язылган. Сезгә дә тыңлап карарга тәкъдим итәбез.