Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәчтә яңа җайланмалар белән җиһазландырылган “Батыр” кинотеатры ачылды

Хәзер питрәчлеләр дә кино индустриясендәге яңа фильмнарны яхшы сыйфатта карый алачак.

Питрәч районында кинозалны модернизацияләү “Батыр” мәдәни-спорт комплексының илебезнең 500 мең кешегә кадәр халкы булган авылларында кино күрсәтүне тормышка ашыручы оешмаларына субсидияләр бүлеп бирү конкурсында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Кинотеатрларга мондый ярдәм илдә кино күрсәтү географиясен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Аның төп максаты – кинотеатрларда фильмнар карау мөмкинлеге булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен яңа кинозаллар булдыруда ярдәм итү, дип яза район газетасы.

– Соңгы ике елда Кино фонды республикабызның 23 кинозалын заманча җиһазландыру өчен 113 миллион сумнан артыграк акча бүлеп биргән. Шул кинозалларның 17се инде эшли башлады. Нәтиҗәдә, заманча кино караудан 160 мең татарстанлы файдалана башлады, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, ул Питрәчкә махсус яңартылган кинозал ачылышына килде.

“Батыр” мәдәни-спорт комплексына моңа кадәр балалар гына йөрде дияргә була, алар мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан оештырылган группалар белән киләләр иде. Узган ел кино күрсәтү хезмәте бүлеге 415 кино сеансы үткәрде. Ә яшьләр һәм бераз олыраклар яңа киноларны карарга Казанга йөрде. Хәзер питрәчлеләр дә яңа фильмнарны шәһәргә барып тормыйча гына, үзебездә карый алалар. Алар арасында безнең илдә төшерелгән фильмнар да аз түгел. Ярдәм акчалары алуның төп шартларының берсе – бу өч айда күрсәтелгән киносеансларының 50 проценты диярлек үзебезнең ил фильмнары булырга тиеш.

Әлеге кинозалда питрәчлеләргә фильм премьералары да күрсәтеләчәген “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова да раслады.

Кинозалны яңарту һәм заманча кино җайланмалары алу өчен район биш миллион сум күләмендә кире кайтарылмый торган ярдәм алды.

– Безнең район елның-елында үзгәрә бара, анда заманча, уңайлы шартлар, ялларны файдалы үткәрү өчен мөмкинлекләр барлыкка килә, һәм без моның өчен бик шат, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

Ул профессиональ аудио һәм видео җайланмалар белән шөгыльләнүче компания директоры Евгений Нежинскийга, шулай ук районның үзәкләштерелгән клуб системасының кино хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Родновага һәм аның хезмәткәрләре Елена Лифановага, Илгиз Солтановка һәм Елена Смолкинага рәхмәт белдерде. Шулай ук тармак ветераннары да игътибарсыз калмады.

Яңартылган кинозалны тантаналы рәвештә ачканнан соң питрәчлеләргә үзебезнең илдә төшерелгән яңа фильмны күрсәттеләр диелгән район хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев