10 февраль 2021 яңалыклары
-
"Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында хисап җыелышы узды
9 февральдә "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында хисап җыелышы узды. Җыелышта Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.
-
Роспотребнадзор мәктәптә укытуда смартфоннарны куллануны тыйды
Тыюлар планшетларга һәм ноутбукларга кагылмый.
-
Саба районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат
8нче февральдә Килдебәк авылында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.
-
11 февральгә һава торышы
11 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, кайбер районнарда буран булачак. Көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -17..-22˚, көндез -11..-16˚ градус салкын. Юлларда бозлавык.
-
Иштуган удмуртлары ничек яши?
Бу хакта Иштуганда яшәүче удмурт милләтле Светлана Семеновна белән сөйләшәбез.
-
Фирдүс Тямаев «Татарлар», «Туган тел» җырларына флешмоб башлап җибәрде
Җырчының инстаграм аккаунтындагы видеога комментарий калдыручыларның күбесе Фирдүс Тямаевны хуплаган.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы идарәләренә яңа автомобильләр тапшырды
Татарстан Президенты республиканың агросәнәгать комплексы эше өчен районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең әһәмиятен искәртте.
-
Рөстәм Миңнеханов «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә аграр тармак эшләнмәләре белән танышты
Бик масштаблы итеп оештырылган күргәзмәне карап чыгар өчен ике сәгать вакыт кирәк булды.
-
Ветераннар командаларының хоккей турнирында очрашуы
6 февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды. Уеннар дустанә атмосферада үтте. Командалар һөҗүмдә кискен уен күрсәтә алдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
-
Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслады
Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана.
-
Закир Йосыпов урамында юл-транспорт һәлакәте
Кичә кичке тугызлар тирәсендә Сабаның Закир Йосыпов урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Шөкер, тән җәрәхәтләре алучылар юк. Юлларда игътибарлы булыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!
-
Zoom форматындагы киңәшмә
9 февральдә Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Балкыш" үзәге белгечләре "Демография" милли проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча ТР Хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган zoom форматтагы киңәшмәдә катнаштылар.
-
Марат Җәббаров «Казан-Экспо» үзәгендә агротехнологик күргәзмәне ачты
«Казан-Экспо» үзәгендә Россиянең 30 төбәгеннән, 50 шәһәрдән, чит ил компанияләренән 200 дән артык предприятие үз продукциясе белән таныштыра.
-
“Түземнәр генә бәхеткә лаек...” исемләнгән әдәби сәгать
Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә язучы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан “Түземнәр генә бәхеткә лаек...” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.
-
ЛПДС «Лазарево» отмечает 40-летний юбилей деятельности
Линейная производственно-диспетчерская станция (ЛПДС) «Лазарево» Казанского районного нефтепроводного управления (РНУ) АО «Транснефть – Прикамье» отмечает 40-летие со дня начала своей работы.