Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә аграр тармак эшләнмәләре белән танышты

Бик масштаблы итеп оештырылган күргәзмәне карап чыгар өчен ике сәгать вакыт кирәк булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-Экспо» үзәгендә «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсен карады. Ул Брянск трактор заводы техникасын, Белоруссиянең яңа тракторларын, Ростсельмаш комбайннарын һ.б. техниканы карады. 


HORSH продукциясе Татарстанда җитештерү мәйданнарын ачарга ниятли. «Безнең Татарстанда бу продукцияне югары бәялиләр. Безнең республикада үз эшләнмәләрегезне җитештерү идеясен хуплыйбыз. Салым ташламалары, башка мәсьәләләр хәл ителер. Сезне республикада көтеп калабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Президент, шулай ук, «Татагролизинг» павильонында булды, Ростсельмаш RSM 3535 тракторында үзе дә йөреп караганын әйтте.

Республика җитәкчесе үзмәшгульләр торган рәтне дә карап узды. Эльмира Мөбәрәкшина ясаган десертларны мактады. «Президент «Десертлар сыйфатлы икәне күренеп тора, авызга селәгәйләр килерлек дип әйтте», — дип сөйләде эшмәкәр «Татар-информ» хәбәрчесенә. Онсыз, шикәрсез бу эшләнмәләр йөкле хатыннарга, имезүче аналарга, аллергикларга, диабетикларга тәкъдим ителә.

Зөһрә Сәлахова Арча районы Мөндеш авылында талкыш кәләвә җитештерә. Узган елда җиһаз алу өчен 150 мең сум грант отканын әйтте. «Бу инде минем өченче грантым. Бер елдан артык шөгыльләнәм», — диде. Зөһрә әйтүенчә, талкыш кәләвә ясау җиһазлары Төркиядә җитештерелеп, 1,5 млн сум тора. 


Рөстәм Миңнеханов «Татагрохимсервис», Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты павильоннарында булды. «Без Интенсив һәм корылыкка чыдам орлыклар җитештерәбез. Рөстәм Миңнеханов корылыкка чыдам орлыкларга өстенлек бирергә кушты», — диде Рөстәм Низамов «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

«Татарстанның элиталы орлыклары» оешмасы җитәкчесе Президентка алдагы бурычларын әйтте. 45 мең тонна орлык сату, гектарыннан 45 ц уңыш алу бурычы куелган.

«Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы павильонында Владимир Малыгин июльдә форель фермасы ачылышы көтелгәнен әйтте. «Президент мактап, „нәрсәгә тотынсагыз да, эшне ахырына кадәр җиткерәсез, шундый эшмәкәрләр күбрәк булсын иде“ дип теләде», — дип сөйләде эшмәкәр. 


Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Арча, Лаеш, Түбән Кама, Спас, Кукмара, Нурлат, Саба, Мөслим районнарының кече хуҗалык формалары продукциясе күргәзмәсен карап узды.

РВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин аграр тармакта цифрлаштыру барышы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов белешмәләр, аналитика төгәл булырга тиешлеге, ялган белешмәгә каршы көрәшергә кирәк, дип күрсәтмә биргән.

«Казан-Экспо» үзәгендә 10-12 февральдә Россиянең 30 төбәгеннән, 50 шәһәрдән, чит ил компанияләренән 200 дән артык предприятие үз продукциясе белән таныштыра. Бу минутларда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы башланды. 

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев