10 март 2020 яңалыклары
-
Россиядә җылы җәй көтелә
Уртача температура 20-25 градус җылы булачак.
-
Авылда 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк
Моңа кадәр 100 мең сум акча 29 яшенә кадәр өченче баласын табучы аналарга гына бирелә иде.
-
Казанда шәхси хуҗалыктагы мунчада ике бала сөрем газы белән агуланган
Ике баланы да уртача авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
-
Коронавирус аркасында җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте авыруны профилактикалау өчен, гаджетларны ешрак дезинфекцияләргә, кул биреп исәнләшмәскә куша.
-
Кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия оештырылды
Ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан уза
-
Май аенда ничек ял итәбез?
30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
-
Казанда Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән туристлар хастаханәдән чыгарылды
Сигез турист йогышлы авырулар хастаханәсендә ике атна карантин узды.