10 март 2022 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы Олимпиада призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашты
Татарстан Президенты: Сез — Татарстанда кышкы спорт төрләрен үстерү өчен импульс.
-
11 мартка һава торышы
11 мартта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән -14..-19˚, аязганда -23˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
10 март – Россиядә архивлар көне
1720 елның 10 мартында Россиядә Петр Беренче архив эшен үзәкләштерү турындагы фәрманны имзалый. 2004 елдан бу көн ил календаренда истәлекле дата булып китә. Саба районында архив 1932 елда оештырыла. Хәзерге көндә бүлектә районның 1929-2020 елларда сәяси, социаль-икътисадый, мәдәни үсешен чагылдырган 30 меңнән артык документ саклана.
-
Лилия Галимова: Татарстанда җитәрлек күләмдә шикәр, сөт продукциясе һәм он запасы бар
Җитештерү мәйданчыкларын яңарту нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле товарларның ассортименты тагын да киңәячәк, ә аларның бәясен хакимият ныклы контрольдә тотачак.
-
“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды
Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
-
«Талантлар парады» төбәкара балалар иҗаты фестиваль-конкурсында Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
5 март көнне Балтач районында «Талантлар парады» төбәкара балалар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалыннан 140 укучы катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә бару кагыйдәләре үзгәрде
Согуд Гарәбстаны 2022 елның 5 мартыннан гомрә кылырга ниятләүчеләр өчен кайбер чикләүләрне бетерде.
-
Иштуган авыл мәдәният йортында «Умырзая» фольклор коллективында катнашучылар өчен «Ничек яшь идек без» кичәсе узды
Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан кичке утырулар оештырылды.
-
Казанда McDonald’s ресторанына җыелган автомобильләр чираты видеога эләккән
McDonald’s рестораннар челтәре һәм Coca-Cola компаниясенең Россия базарыннан китүе балалар сәламәтлегендә уңай чагылыш табачак, дип искәртте Владимир Вавилов.
-
Бер көн эчендә Казанда юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән
Бер авария иртән Әхтәмов урамында, икенчесе кичтән Җиңү Проспектында була.
-
Россиянең Европа өлешендә шимбә көнне җылытачак
Якшәмбе һәм дүшәмбе көнне температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.
-
Иләбәрдә “Аклы татар сөлгесе – күңелемнең көзгесе” фольклор кичәсе узды
4 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән “Аклы татар сөлгесе – күңелемнең көзгесе” дигән исем астында фольклор кичә уздырдылар.