Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Галимова: Татарстанда җитәрлек күләмдә шикәр, сөт продукциясе һәм он запасы бар

Җитештерү мәйданчыкларын яңарту нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле товарларның ассортименты тагын да киңәячәк, ә аларның бәясен хакимият ныклы контрольдә тотачак.

Республикада җитәрлек күләмдә он, сөт продукциясе һәм шикәр запасы бар. Җитештерү мәйданчыкларын яңарту нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле товарларның ассортименты тагын да киңәячәк, ә аларның бәясен хакимият ныклы контрольдә тотачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов көн саен Татарстан кибетләрендә азык-төлек продукциясенең җитәрлек күләмдә булуына бәйле мәгълүмат ала. Аның күрсәтмәсе белән республика ведомстволары атна саен төп товарларның бәясен тикшерә.

Галимова сүзләренчә, хәзер республикада шикәр һәм онга сорау аеруча зур. ТР Президенты кибет киштәләрендә әлеге продуктларның җитәрлек күләмдә булуын тәэмин итәргә кушты.

«Бүгенге көндә республика заводларында 11 мең тоннага якын шикәр запасы бар. Халыкны тәэмин итү өчен әлеге запаслар шикәр чөгендеренең яңа уңышына кадәр һичшиксез җитәчәк», - дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, бер үк вакытта хакимият халыкны он белән тәэмин итүне дә контрольдә тота. Рөстәм Миңнеханов тиешле резерв фонды булдырырга кушты, анда әлеге продукциянең җитәрлек күләмдә запасы формалаштырылачак. 

Фото: Яков Абрамов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев