10 июнь 2021 яңалыклары
-
Эзмә авылында узачак Сабантуйга әзерлек
Эзмә авылында узачак Сабантуй бәйрәменә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте төрледән-төрле бүләкләр алды, Сабантуй мәйданын төзекләндерде һәм матурлады.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында уен мәйданчыгында күңелле ял вакыты
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында волонтерлар ярдәме белән төзелгән мәйданчык бар. "Шәфкать" үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәрбияче Шәйхиева Е.А. белән берлектә ял вакытларын шунда үткәрергә бик яраталар. Әлеге мәйданчык балаларның үсеш шартларын яхшыртуга, сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Уен мәйданчыгы балалар өчен ял, күңел ачу һәм көлке утравы булып тора. Мәйданчыкларда без төрле чаралар, уеннар үткәрәбез. Без бу коллектив тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре бу мәйданчыкка бик шат һәм чиксез рәхмәтле.
-
Истәлекле медаль белән бүләкләнде
9 июнь көнне "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXIII конференциясе булып узды. Анда Саба муниципаль районыннан делегатлар һәм кунаклар катнашты.
-
Экспертлар һәм Татарстан халкы сайлаучыларның уңайлылыгы турында фикер алышачак
11 июньдә Татарстанда федераль экспертлар һәм җирле активистлар сайлау процессына быел кертеләчәк яңалыклар һәм сайлаучылар белән аралашуга бәйле үзгәрешләр турында фикер алышачак.