10 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Һөнәри бәйрәм котлауларсыз булмый
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләренә дәрәҗәле исемнәргә таныклыклар, медальләр, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.
-
“Әйдә, ярарга гына йөрүчеләрне яратмыйм”
Кеше бәлагә тарыганда яки авыр хәлдә калганда полициягә мөрәҗәгать итә. Әйтик, алдакчылар капкынына эләккәндә һәм башка вәзгыятьләрдә. РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Васил Исмәгыйлов белән әңгәмәбез шулар хакында.
-
Җимеш культураларын кышлату: бакчада ничек итеп уңышның кимүен булдырмый калырга
Күпчелек очракта, җимеш культураларының кышкы зарарлану нәтиҗәләрен дәвалау белән шөгыльләнүгә караганда, аларны булдырмый калу җиңелрәк. Әгәр сез кышкы зыяннарны профилактикалау буенча түбәндәге киңәшләрне тотсагыз, бакчагыздагы агач-куаклар һәрвакыт матур булып үсәр һәм мул уңыш бирер. Җимеш культураларының кышка һәм суыкка чыдамлыгын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк соң – бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
-
Работники АО «Транснефть – Прикамье» в числе победителей Всероссийского конкурса по неразрушающему контролю
Работники Казанского районного нефтепроводного управления (РНУ) АО «Транснефть – Прикамье» Наиль Гимранов и Рушан Ризванов заняли призовые места во Всероссийском конкурсе специалистов неразрушающего контроля «Дефектоскопист – 2021».
-
"Саба чишмәләре" клуб берләшмәсе "Балкыш" сәламәтләндерү үзәгендә "Серле гармун телләре" концерт программасы белән чыгыш ясады
9 нчы ноябрь көнне район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Хәниф Тимербаев җитәкчелегендәге, "Саба чишмәләре" клуб берләшмәсе Шәмәрдәндәге "Балкыш" сәламәтләндерү үзәгендә "Серле гармун телләре" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
-
10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сайлаган һөнәрегез авыр да, катлаулы да. Сезгә зур җаваплылык: районда законнарның үтәлүен һәм җәмәгать тәртибен, халык иминлеген саклау эше йөкләнгән. Алга таба да хезмәт вазифаларыгызны лаеклы дәвам итәрсез дип ышанабыз.