11 октябрь 2013 яңалыклары
-
Икенче атнада температура -1 градуска кадәр төшә, кар явуы көтелә
Якшәмбе, 13 октябрьдә температура +3 градуска кадәр, 14-15 октябрьдә -1 градуска кадәр төшәчәк. Кар явуы да көтелә. Метеорологлар хәтта атна башында юлларда бозлавык булуын да фаразлый.
-
Татарстанда "Лексус" белән "Девятка" бәрелешкән: ике шофер да фаҗига урыныда вафат булган [фото]
Кичә кич Биектау районының Уфа-Казан трассасында коточкыч авария була - "Лексус" һәм "ВАЗ-2109" машинасы бәрелешә. 52 яшьлек чит ил машинасын йөртүче каршы як полосага чыга һәм каршыга килгән машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике машина шоферы да фаҗига урынында һаләк була. Иномарка пассажиры - 47 яшьлек хатын-кыз иминлек каешын эләктерү аркасында...
-
РФ Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе сабалылар сорауларына җавап бирә
РФ Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Айрат Шамил улы Якупов һәр атнаның сишәмбесендә түбәндәге адрес буенча Саба районы кешеләрен кабул итә (Арча, Галактионов урамы, 3 йорт). Кабул итү 9-11 сәгатьләрдә була. Алдан язылу өчен 8(84366) 3-23-80 яки 89270354710 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
-
Районыбыз аграрчылары Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
-
Кыш Бабай да, гармунчы да, футболчы да...
Сәнгать кешеләренә балачактан ук сокланып үстем. Үзем дә элек-электән рәсем ясарга, җырларга һәвәс кеше мин. Әмма сәләтле булуың гына бер эш, аны башкалар алдында ачып бирергә дә кирәк бит.
-
Казан-Шәмәрдән автоюлы вакытлыча ябылды
Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында транспорт хәрәкәте 15 ноябрьгә кадәр чикләнгән, анда ремонт эшләре бара, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Автоюлның 90-99 км өлешендә автомобиль белән хәрәкәт итү мөмкин түгел. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән вакытлыча хәрәкәт итү схемасы килешенгән. Автотранспорт Байлар Сабасы торак пунктының көнбатыш...