11 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны ничек тикшерәчәкләрен сөйләделәр
QR-кодларны пассажирны җәмәгать транспортына утыртканда пассажир йөртүчеләр үзләре тикшерәчәк.
-
12 ноябрьгә һава торышы
12 ноябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә кар, җепшек кар явачак. Көндез урыны белән кар, җепшек кар. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран, бозлавык булачак. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә, төнлә 15-17, көндез 14 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -1..-6˚, көндез +1..-3˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе укучылары ярышларда уңышлы чыгыш ясады
“САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар. 9-11 нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Федерация оештырган өстәл теннисы ярышларында 15 команда катнашты. Саба муниципаль районы җыелма командасы составында чыгыш ясаган “САБА-АРЕНА"спорт мәктәбе вәкилләренең хезмәттәшләренә лаеклы конкуренция тудырулары куанычлы. Республика беренчелеге кысаларында безнең мәктәп спортчылары бронза призерлары булдылар.
-
Сан алу төгәлләнә
Районда халык санын алу кампаниясе ахырына якынлаша. Статистика бүлегеннән алынган башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык участоклар да сан алучылар соңгы йортларда йөри. Шул ук вакытта 2 меңнән артык кеше чарада дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашкан. Сан алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Татар Икшермәсе клубында "Шәүкәт Биктимеров - театрның йөзек кашы" дигән темага әңгәмә оештырылды
10 нчы ноябрь көнне Татар Икшермәсе авыл клубында "Шәүкәт Биктимеров - театрның йөзек кашы" дигән темага әңгәмә оештырылды. Башта чарада катнашучылар Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә кордылар. Аның спектакльләрдә бихисап күп рольләрдә уйнаганын искә төшерделәр. Әңгәмә ахырында "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленең өзек сәхнәләштерелде.
-
Җанисәпнең калган 4 көнендә татарстанлылар арасында 8 iPhone 13 смартфоны уйнатылачак
Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Бөтендөнья шоппинг көненә "Татмедиа" да кушылды
Бүген Бөтендөнья Шоппинг көне һәм күп кенә кибетләр 80-90% кадәр ташламалар тәкъдим итәләр.
-
Россиядә интернет һәм телевидение тарифлары 10 процентка артырга мөмкин
TelecomDaily агентлыгы зур элемтә компанияләре топ-менеджерлары арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.
-
Югары Симеттә Марсель Хәким улы Талипов истәлегенә багышлап волейбол ярышы узды
Ярышта 6 команда катнашты. Җиңүне “Тимершык яшьләре” командасы яулады. “Симет яшьләре” командасы – 2 нче, “Бигәнәй” командасы 3 нче урынны алды. Призерларга Кубокны һәм Грамоталарны Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин, авылдашлары – Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры Илнур Хәбибуллин , Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дилүс Закиров тапшырды.
-
«Сәйлән» балалар телевизион-музыкаль фестиваленең Гала-концертында Кашапов Илүзәр катнашты
9 нчы ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Сәйлән» балалар телевизион-музыкаль фестиваленең Гала-концерты узды. Конкурсның төп бурычлары - татар халык, классик, эстрада музыкасының сәләтле башкаручыларын эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшь талантларны һәм аларның иҗади потенциалын үстерү өчен уңай шартлар тудыру.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило техническое перевооружение резервуара в Пермском крае
АО «Транснефть – Прикамье» завершило техническое перевооружение и ввело в эксплуатацию резервуар для хранения нефти емкостью 50 тыс. куб. метров на линейной производственно-диспетчерской станции (ЛПДС) «Пермь» в Пермском крае.
-
Сатыш авылында яр буен төзекләндерү эше тәмамланды
Эшне "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ башкарды.
-
Полиция хәбәр итә
Җәмәгать иминлеген саклауда оператив чаралар да зур роль уйный. Әйтик, “Условник” операциясе шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне, мәҗбүри эшкә тартылганнарны контрольдә тоту максатында елга берничә тапкыр үткәрелә. Октябрь аена билгеләнгән чара барышында суд хөкеме карары булган 58 кеше тикшерелде. Нәтиҗәдә профилактик учетта торучы ике кешенең кибеткә битлексез кергәннәре ачыкланды. Аларга карата административ беркетмә төзелеп, судка җибәрелде.
-
18 ноябрьдә экраннарга "Небо" фильмы чыга
18 ноябрьдә киң прокатта Игорь Копыловның «Небо» фильмы старт ала.
-
Хезмәттә узган гомер
Бу көннәрдә Язлы Арташ авылында яшәүче Миннур Зәйнулла кызы Шәйдуллина һәм Шәмәрдәндә гомер итүче Рәшит Зиннәт улы Төхвәтуллин 90 яшьлек олуг юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.