Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе укучылары ярышларда уңышлы чыгыш ясады

“САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар. 9-11 нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Федерация оештырган өстәл теннисы ярышларында 15 команда катнашты. Саба муниципаль районы җыелма командасы составында чыгыш ясаган “САБА-АРЕНА"спорт мәктәбе вәкилләренең хезмәттәшләренә лаеклы конкуренция тудырулары куанычлы. Республика беренчелеге кысаларында безнең мәктәп спортчылары бронза призерлары булдылар.

Кызлар командасы составында: Вәлиева Зилә, Шиһапова Камилла, Гайнуллина Алисә, Кәримуллина Илсөяр. Егетләр командасы составында: Заһидуллин Салават, Ибраһимов Мурат, Валимухаметов Гадел, Мөхәммәтҗанов Тәлгать. Иртәгә шәхси, парлы, катнаш разрядларда уеннар башлана. Спортчыларны һәм аларның остазлары Исмаилов Хайём Фарход улын, Исмаилов Фарход Усман улын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев