13 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
2023 нче елда кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ артачагы билгеле
Бүген нинди һөнәргә өйрәнсәң әйбәтрәк булыр икән, дигән сорау мәктәпне тәмамлаучыларны гына түгел, эшен алмаштырырга теләүчеләрне дә борчый. Кайсыдыр һөнәрләргә ихтыяҗ кими, ә кайберләренә, киресенчә, арта. Шул ук вакытта беркайчан да әһәмиятен җуймаган мәңгелек һөнәрләр дә бар.
-
Ни өчен көндез йокы килә?
Ни өчен кайвакыт иркәләнәсе килә?
-
Әсгать Сәфәров журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.
-
Саба районында 2023 елда беренче бала булып малай туды
Сабый 9 гыйнварда район бала тудыру йортында 13 сәгать 45 минутта дөньяга килә.
-
Мамалайның үз матурлыгы
Һәр авыл үзенчә ямьле. Һәрберсенең үзенә күрә бизәге-матурлыгы була. Татарда, төрле авылда төрле әттәхият, дигән әйтем дә бар бит. Туган, яшәгән җирен берәү дә начар итеп сөйләми, анысы. Мактый, горурлана яисә борчыла. Анысы да кирәк. Авылы беткәнгә борчыла кеше. Менә шундыйлар авылны бизи дә инде. Тормыш алар белән бара. Авылның бизәге – аның кешеләре. Бизәкле капкалар, тәрәзә өлгеләре, челтәр-челтәр кәрнизләр – болар икенче планда.
-
Терәк булмаган ир нигә кирәк?
Әнисенең талауларына түзә алмаган ир эчә башлады, эшсез калды. Эчкән, исерек улын берничә тапкыр полиция кулына да тапшырды ана кеше. Соңыннан, аналы-уллы мал, дөнья бүлә башладылар. Сәрия апа монда да өлгеррәк булып чыкты. Тиешле документларны булдырды да, йортын кызының улы исеменә бүләк итеп яздырды да куйды. Шулай итеп, Газинур да урамда калды. Әнисе: “Хатыныңа кит, хатының белән тор!” – дип кенә җибәрде. Сәрия апа исемендә булган йорт-җирдән Флера да берни ала алмыйча киткән иде, Газинур да буш калды.
-
13 ГЫЙНВАР – МАТБУГАТ КӨНЕ
Бу дата очраклы рәвештә сайланмаган. Нәкъ шушы көнне, 320 ел элек “Ведомости” – Россиядә беренче газета нәшер ителә башлаган.
-
Алма инфаркттан саклый
Холестеринның ике төрле булуын беләбез инде: ЛПВП (югары тыгызлыктагы) – яхшы, ә ЛПНП (түбән тыгызлыктагы) дигәне начар. Британия галимнәре уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, көнгә ике алма ашауның начар холестеринны киметүе ачыкланган. Шулай итеп, инфаркт яки инсульт булу ихтималын азайтырга мөмкин.
-
Татарстанда җылытачак дип фаразлый синоптиклар
Зәмһәрир суыклар чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда көндез -14, төнлә -19 градус көтелә. Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якын араларда Татарстанда явым-төшем көтелми. Шимбә, якшәмбе – 14-15 гыйнварда термометрның терекөмеш баганасы көндез -8…-14, төнлә -12…-19 градус күрсәтәчәк.