Саба районында 2023 елда беренче бала булып малай туды
Сабый 9 гыйнварда район бала тудыру йортында 13 сәгать 45 минутта дөньяга килә.
Малайның авырлыгы 3200 грамм, буе 51 сантиметр. Әти-әнисе аңа Илназ дип исем кушкан. Сабый – Диләрә һәм Илдар Шәмсевалиевлар гаиләсендә өченче бала. Әни дә, бала да үзләрен яхшы хис итәләр.
Сабый гаиләгә бәхет китерсен, пар канатлы гаиләдә исән-сау үссен.
Фәридә Вилданова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев