13 февраль 2014 яңалыклары
-
Фаҗига: "Калина” “КАМАЗ” астына кергән
Татарстанның Менделеевск районында "КАМАЗ" белән идарә итүче 1989 елгы егет гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте фаҗиале төстә тәмамланган. Һәлакәт кичә көннең икенче яртысында Алабуга - Ижевск автомобиль юлының 17 нче километрында булган. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, йөк машинасы йөртүчесе, тизлеген артырып, каршы як...
-
Районыбыз теннисчылары республикада беренчелекне алып кайтты
5-9 февраль көннәрендә Казанда 2002 елгы кызлар һәм егетләр арасында өстәл теннисы буенча узган Республика беренчелегендә Саба районы командасы авыл районнары арасында 1 урынга лаек булды, Кубок, диплом һәм медаль белән бүләкләнде (тренер Фарход Исмаилов).
-
Шәмәрдәндә милли көрәш буенча Саба районы Беренчелеге узды
8 февральдә Шәмәрдәндә 1999 елгы яшүсмерләр һәм алардан яшрәкләр арасында милли көрәш буенча Саба районы Беренчелеге узды. Үз үлчәү категорияләрендә Роман Евдокимов, Радик Насретдинов, Аркадий Власов, Рамил Хөснуллин, Михаил Кудинов (Иске Икшермәдән), Фирнус Хуҗин,Фәндүс Нәбиуллин, Радият Усманов (Түбән Шытсудан)-1нче урыннарны алдылар. Егетләрнең тренеры - Айдар Һидиятуллин.