Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига: "Калина” “КАМАЗ” астына кергән

Татарстанның Менделеевск районында "КАМАЗ" белән идарә итүче 1989 елгы егет гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте фаҗиале төстә тәмамланган. Һәлакәт кичә көннең икенче яртысында Алабуга - Ижевск автомобиль юлының 17 нче километрында булган. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, йөк машинасы йөртүчесе, тизлеген артырып, каршы як...

Татарстанның Менделеевск районында "КАМАЗ" белән идарә итүче 1989 елгы егет гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте фаҗиале төстә тәмамланган. Һәлакәт кичә көннең икенче яртысында Алабуга - Ижевск автомобиль юлының 17 нче километрында булган.

ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, йөк машинасы йөртүчесе, тизлеген артырып, каршы як полосага чыккан һәм 1974 елгы ир-ат идарәсендәге "Лада Калина" автомобиле белән бәрелешкән.

"Калина"ның 1953 елгы пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Җиңел машина йөртүчесе һәм тагын 1950 елгы пассажиры районның үзәк хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев