13 март 2014 яңалыклары
-
Районда күп балалы 468 гаиләгә җир кишәрлеге бүленеп бирелде
Районыбыз 18 яшьләре тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирүдә республикада алдынгы урыннарда бара. Хөкүмәтнең шушы социаль инициативасы гамәлгә кертелү аналарны олылау һәм ихтирам итү чараларына яңа юнәлеш бирде. Районда хәзерге көндә күп балалы 468 гаиләгә җир кишәрлеге бүленеп бирелде. Шуның 124е Саба шәһәр...
-
Игелек иясе
Татар халкында олы җанлы, якты йөзле карчыкларны "Ак әби" дип атау гадәткә кергән. Олы Арташ авылында яшәүче Мәүҗидә апа Сәйфуллина - ак күңелле Ак әбиләрнең берсе.
-
Ат чанасы “КамАЗ” астына кергән: һәлак булучылар бар
Республиканың Балык Бистәсе районы Корноухово авылында фаҗига булган. Җиккән ат белән идарә иткән исерек хәлдәге 1954 елгы кеше Ленин урамында юл кырыеннан барып, дилбегәсе белән атын тыя алмаган һәм чаналы ат үзе белән бер үк юнәлештә барган "КамАЗ" машинасы алдына чыккан. Чанадагы 1968 елгы пассажир хатын-кыз җәрәхәтләреннән шунда җан биргән.
-
Игътибар: салым инспекциясе “Ачык ишекләр” көне үткәрә
Агымдагы елның 14-15 март көннәрендә районара салым инспекциясе физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрәчәк. Әлеге чара кысаларында салым түләүчеләргә 2014 елның декларация кампаниясе турында киң мәгълүмат җиткереләчәк, физик затларның керемнәреннән салым исәпләү формаларын тутыру буенча тәкъдимнәр биреләчәк. Инспекция гражданнарны "Ачык ишекләр" көнендә актив катнашырга (тел: 2-51-37) чакыра.
-
Быел икенче баласын тапкан 29 анага 429408,5 сумга сертификат тапшырылды
Җәмгыятьнең иң актив өлешен - ике һәм күбрәк балалы гаиләләрне яклау өчен булдырылган ана капиталы безнең районда да күпләрнең тормыш хәленә уңай йогынты ясады. Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2014 елда ана капиталы 212 гаиләгә бирелгән иде. Быел исә икенче баласын тапкан 29 анага 429408,5...
-
“Кайларга ага бу акча?”
Дөньяның икътисады нинди генә борылышлар алмасын, гаиләдә акчага бәйле очсыз-кырыйсыз мәшакәтьләр туып тора.
-
2013 елда районда 137 йорт файдалануга тапшырылды
2013 елда районыбызда гомуми мәйданы 18630 квадрат метр тәшкил иткән 137 йорт файдалануга тапшырылды. Шуның 86ы шәхси хуҗалыкларның үз көчләре белән, 51е төрле программалар нигезендә төзелде. Шәхси секторда сафка баскан йортларның яртысына якыны (32 өй) Саба шәһәр җирлегенә туры килә. Шул ук вакытта Иштуган, Түбән Шытсу, Явлаштау авыл җирлекләрендә халыкның...