13 июль 2021 яңалыклары
-
Россиядә #МыВместе премиясен алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә
Россиядә #МыВместе халыкара премиясенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Теләүчеләр чарада катнашу өчен 25 июльгә кадәр https://премия.мывместе.рф/ премия сайтында заявка бирә ала.
-
Потребкооперативы обязаны уведомлять налоговые органы о полном внесении паевых взносов
1 июля 2021 вступает в силу пункт 9.5 статьи 85 Налогового кодекса Российской Федерации, который обязывает потребительские кооперативы сообщать в налоговый орган о полном внесении паевых взносов за недвижимое имущество своими членами и иными лицами, имеющими право на накопления. Информация предоставляется в налоговый орган по месту своего нахождения в течение 10 дней со дня полного внесения соответствующего паевого взноса.
-
14 июльгә һава торышы
14 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда боз явуы, яшен булуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көнбатыш районнарда +20˚, көндез +25..+30˚ градус.
-
Конкур ярышлары буенча Саба муниципаль районы Кубогының IV этабы һәм финалы
10-11 июль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Ярышта катнашкан спортчыларны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Галиев Марат Ибраһим улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм ярышларның баш хөкемдары Есаян Аркадий Гурген улы катнаштылар. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбе, Казан шәһәреннән, Тукай районыннан, Киров өлкәсеннән, Чувашия республикасыннан спортчылар көч сынашты. Ярыш сигез маршрут буенча узды.
-
“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Лесхоз бистәсендәге маршруты
Бүген, 13нче июль, җәйнең матур бер көнендә, Лесхоз бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты гөрләп үтте. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмнең беренче өлеше “Сиренко” күле янында узды. Анда кунаклар Лесхоз бистәсенең кыскача тарихы, бистәбезнең үзешчән шагыйрәсе Сәрия апа Хафизова иҗаты белән таныштылар, “Кер чайкау” күренешен карадылар.
-
Тимершык авылында күперне ремонтлау дәвам итә
Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче күпердә Республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшне АО “Татавтодор” оешмасы башкара.
-
Хәзрәт нәзер һәм мәҗбүри корбаннарның аермасын әйтте
«Нисабка ия кеше беренче чиратта мәҗбүри корбанны чалдырырга тиеш», — диде Казан казые.
-
Татарстанның бер районында гына имтиханнарны бөтен укучы да уңышлы биргән
Республикада барлыгы 1,6 меңнән артык имтихан тапшыручы минималь бусаганы үтә алмаган.
-
Эдуард Вафин: ПФР түләүләрен рәсмиләштергәндә банк счетларын дөрес күрсәтмиләр
Июль аеннан Татарстан буенча пенсия фонды авыр финанс хәлендә булган әниләр, шулай ук 8-16 яшьлек балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналар өчен түләү өчен гаризалар кабул итә башлады.
-
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы республикада Covid-19дан вакцинага сорау артуы турында хәбәр итә
Узган атнада Татарстанда көнгә 18 мең прививка ясалган.
-
О новшествах в государственной регистрации расскажут на вебинаре
22 июля 2021 года в 10:00 ч. на очередных публичных обсуждениях результатов правоприменительной практики налоговых органов региона в онлайн-формате у налогоплательщиков имеется возможность обсудить актуальные вопросы по государственной регистрации юридических лиц и индивидуальных предпринимателей, рассмотреть новшества в электронных сервисах по государственной регистрации.
-
С 1 ИЮЛЯ КВАЛИФИЦИРОВАННУЮ ЭЛЕКТРОННУЮ ПОДПИСЬ ДЛЯ ЮЛ/ИП МОЖНО ПОЛУЧИТЬ В ФНС РОССИИ
С 1 июля получить квалифицированный сертификат ключа проверки электронной подписи можно в Удостоверяющем центре ФНС России. Услуга бесплатна. КЭП выдаются в территориальных налоговых органах. Выбрать инспекцию можно в разделе, записаться на прием - онлайн.
-
Геленджикның «Азария» кунакханәсендә газ шартлаган
Нәтиҗәдә, өч кеше зыян күргән, бер кеше (икенче чыганак буенча – ике кеше) үлгән.
-
Татарстанда ел башыннан электр самокатлары катнашында 10 авария булган, 1 кеше үлгән
Электр самокатлары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.
-
Татарстанда камералар машинада каеш эләктермичә йөрүчеләрне терки башлады
Куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләрне камералар ярдәмендә теркәү, Мәскәүдә генә түгел, төбәкләрдә дә башланды. Шулай итеп, Татарстанда машина йөртүчеләр беренче штрафларны алды инде. Бу хакта Autonews.ru хәбәр итә.