Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзрәт нәзер һәм мәҗбүри корбаннарның аермасын әйтте

«Нисабка ия кеше беренче чиратта мәҗбүри корбанны чалдырырга тиеш», — диде Казан казые.

Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков мәҗбүри һәм нәзер корбаннарның аермасы турында сөйләде.

«Нәзер корбаны — аерым гыйбадәт. Әгәр дә ул төгәл бер көнгә билгеләнмәгән икән, аны кайчан чалсаң да була. Ләкин кеше нисабка ия икән (быел ул 36 мең сум күләмендә билгеләнгән — Т-и.иск.), ул, беренче чиратта, мәҗбүри корбанны чалырга тиеш», — диде Булат хәзрәт «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, әлеге кагыйдәне балага атап корбан чалдырганда да үтәргә кирәк.

«Бала өчен корбан чалу мөбәх булып санала. Бу динебез тарафыннан рөхсәт ителгән дигән сүз. Нисабка ия булган кеше баласына атап корбан чалып, мәҗбүри корбанны чалмаса, ул гөнаһлы була. Беренче эш итеп, мәҗбүр корбанны чалырга кирәк», — диде Булат хәзрәт Мөбарәков.

Ул шулай ук корбан итен дөрес бүлү турында сөйләде. «Корбанның өчтән берен үзеңә, өчтән бере белән кешеләрне сыйларга, калган өлешен өләшеп чыгарга була. Ләкин бу мәҗбүри түгел, ә динебездә әйтелгән тәкъдим. Кеше фәкыйрь һәм ел дәвамында ит сатып алырга ниятләми икән икән, ул корбанның бар өлешен дә үзенә калдыра ала. Бу гөнаһ булмый», — диде Казан шәһәре казые. 

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев