13 декабрь 2021 яңалыклары
-
14 декабрьгә һава торышы
14 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кар явачак, кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -14˚, көндез -3..-8˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Бүген Сабада республикада халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрне барлау, үстерү максатыннан күчмә семинар узды
Бүген район мәдәният йортында ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә республикада халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрне барлау, үстерү максатыннан күчмә семинар узды. Мәдәният министрлыгының махсус проекты кысаларында узган чарада алты районнан вәкилләр катнашып, һөнәрчелеккә багышланган күргәзмәләр тәкъдим иттеләр. Семинар милли төсмерләрне саклау, тагын да баету, һөнәрчелекне үстерүгә багышланды, Чарада мәдәният хезмәткәрләре өч секциягә бүленеп эшләделәр.
-
Авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты
10-12 декабрьдә "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе базасында XVIII "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасының "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Габтерахманов Данис Рәкыйп улы, "Ф.Вәлиев исемендәге Олимпия резервының республика бадминтон мәктәбе" директоры Фомин Павел Евгеньевич, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы; Татарстан Республикасының бадминтон буенча баш тренеры Назаров Игорь Борисович катнашты.
-
Яңа елдан россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясенә өстәмәләр билгеләүдә үзгәреш кертелә
Шулай ук 2022 елда картлык буенча иминият пенсияләре 5,9 процентка индексацияләнәчәк.
-
«Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле
«Татар эстрадасы легендасы», IPHONE 12 отучы да ачыкланды.
-
Өтернәс авылында мәчет ачылды
Фоторепортаж.
-
Венгрия Республикасы делегациясе белән очрашуда Шәмәрдән балчык уенчык остаханәсе күргәзмәсе тәкъдим ителде
8 нче декабрь "Казан дәүләт мәдәният институты" базасында Венгрия Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда, хезмәттәшлек кысаларында, татар халкының тарихы һәм көнкүреше темасына Шәмәрдән балчык остаханәсе эшләре коллекциясе тәкъдим ителде. Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының рәсем сәнгате сыйныфы укытучысы, остаханә җитәкчесе, Сафина Роза Кәрәм кызы делегация кунакларына балчыктан уенчыклар ясау процессы, аларны нинди теләк һәм энтузиазм белән әвәләү һәм балаларның эшләре турында сөйләде.
-
«Ак Барс» хоккейчылары «Яшел дерби»да җиңелде
«Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронковны боздан носилкада алып киттеләр.
-
Олы Шыңар авыл җирлеге фермеры Алмаз Газизов: “Җир алу белән авыррак”
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә дәүләт программаларының ярдәме зур. Алмаз Газизов та гаилә фермасы төзү өчен 5,5 миллион сум грантны 2017 елда ала. Хәзер аның Кече Шыңар-Олы Кибәхуҗа юлы читендәге фермасы күпләрнең игътибарын җәлеп итә.