Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар авыл җирлеге фермеры Алмаз Газизов: “Җир алу белән авыррак”

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә дәүләт программаларының ярдәме зур. Алмаз Газизов та гаилә фермасы төзү өчен 5,5 миллион сум грантны 2017 елда ала. Хәзер аның Кече Шыңар-Олы Кибәхуҗа юлы читендәге фермасы күпләрнең игътибарын җәлеп итә.

“Мин 12 ел “Аванград” колхозында прораб, 2 ел Теләчедәге “Агроснаб”та баш инженер булып эшләдем. Хәзерләүче хезмәтен дә башкардым, халыктан ит, тире җыйдым. Фермер булып китүемдә шул эшнең йогынтысы бар. Райпоның хәзерләүләр конторасы таралды дип, халык терлек асраудан туктамады бит. Шушы чыганакка йөз тотып, шәхси хуҗалыгымда сугым эшен башладым. Ул вакытта рөхсәт ителә иде. Аннары җир участогы алып, анда ит эшкәртү цехы салдым. Алга таба, гаиләм белән киңәштем дә, терлекләрне үзебездә дә тотарга булдык. Грантка 20 баш танага исәпләнгән ферма төзедек. Алай ук җәелеп китәсе дә килмәгән иде, улларым да булышабыз, дигәч, тәвәккәләдем. Хәзер инде 83 баш савым сыерым, күптөрле авыл хуҗалыгы техникасы бар. Олы улым сугым цехын алып бара, уртанчысы техника белән эшли”,–ди фермер. Хәзер Газизовлар көнгә 1,25 -1,3 тонна тирәсе сөт сата. Сыерларга эшкәртелгән азык катнашмасы ашаталар. Быел терлек азыгы әзерләү авыррак булган. Теләче районыннан арендага 52 гектар җир алып, күпьеллык үләннән сенаж салганнар, 100 рулон печән әзерләгәннәр. “Җир алу белән авыррак, шушы мәсьәләдә КФХларга караш үзгәрсә, сыерларның баш санын тагын да арттырып була”,– ди Алмаз Газизов. Аны фермага таш түшәлгән керү юлы булмавы да борчый. Авылны саклап калуга үз өлешен кертүче фермерга бу проблеманы хәл итүдә җирле үзидарәнең, район җитәкчеләренең булышлыгы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев