14 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Каршы як полосага очып чыккан мотоцикл йөртүче коляскадагы баланы бәрдерә һәм үзе һәлак була [+видео]
Фаҗига якшәмбе көнне кич белән Чабаксар шәһәрендә була. Ана белән коляскадагы бала, юлны кисеп чыкканда аларга зур тизлек белән мотоцикл килеп бәрелә. Төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган бер яшьлек баласы белән ананы хастаханәгә алып китәләр.
-
Яңа "Камаз"ны күрсәттеләр [видео]
-
Татарстан урманнарында өрәк күргәннәр
Гадәттә өрәк төнлә белән бер үк вакытта күренә имеш. "Казан- Космопоиск" активистлары Татарстан җирлекләрендәге өрәкләр картасын яңарткан. Исәпкә Боровецк урманы кергән. Анда бик еш өрәкләр йөри икән. Татарстанда барлыгы шундый 28 урын билгеле. Казанда Кама Идел белән кушылган урында алар бик еш күренә икән. Бөгелмә районында да өрәкләрнең кычкырып әллә...
-
Салават Миңнеханов дин юлына баскан
Җырчы Салават Миңнеханов өч ел дәвамында Казанда "TatarStar" дип исемләнгән татарча дискотека оештырып килде. Анда ул атна саен танылган җырчыларны чакырды, ә "Мәйдан" телеканалында дискотекадан кызыклы репортажлар тәкъдим ителде. Быел яз көне сезон ябылганнан соң, җырчы гомумән дискотеканы япкан. Сәбәбен Салаватның үзеннән сорадык. - Дин юлына басу сәбәпле, бу эш...
-
Мәккәдә мәчет ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучылар арасында россиялеләр юк [фото 18+]
Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар: барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән. Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга...
-
Рөстәм Миңнеханов сайлауларда 94,53 % тавыш җыйды
14 сентябрь иртәсенә Татарстан сайлау участокларында беркетмәләрнең 96,65 %ы эшкәртелгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге саннар белән таныштырды. - Эшкәртелгән беркетмәләрнең республикадагы иң югары вазифага - Президентлыкка кандидатларга бирелгән тавышларның күрсәткечләрен болайрак билгеләнде: әлегә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов - 94,53 % (2 160...
-
Санкцияләнмәгән машина кую урынында ике кеше янып үлгән
Бүген төнлә Казанның Декабристлар урамындагы 81 нче йорт янындагы санкцияләнмәгән машина кую урынында каравылчы өйчегенә ут каба. Гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 6:58 сәгатьтә хәбәр ителә. Алты минут эчендә урынга килеп җиткән коткару хезмәткәрләре янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерсә дә, өйчектәге ике ир-ат үлгән була инде. Беренчел фаразлар буенча...
-
Каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә күпме кешегә кайгы килде
Бүген, 14 сентябрь көнне, Олы Әтнә -Казан - Бәрәскә юлында авария булды: ике "Лада-Приора" машинасы маңгайга-маңгай бәрелеште. Бер егет, бер кыз фаҗигә булган урында ук вафат. "Ике машинада да яралылар бар, тән җәрәхәтләре алучыларны больницага озаттык. Бер машинаның юл хәрәкәтен үтәмичә каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә күпме кешегә кайгы килде....
-
Динә Гарипова туй күлмәген күрсәтте [+фото]
Август башында Динә кияүгә чыкты. Яшертен генә туй оештырып, журналистлардан качып та йөрде. Шушы көннәрдә ул "Тыныч гаилә бәйрәме үткәрергә теләдем. Бәхетем турында бөтен дөньяга кычкырасым килмәде", дип язды. Ширбәт аен яшьләр Кубада уздырган. Кубадагы фотосессия фотоларын Динә үзе интернетка куйган. Матбугат.ру
-
17 яшьлек егетнең сәер үлеме
Ата-аналары эштән соң өйгә кайтуларына улларының үле гәүдәсенә тап булалар. Бу хәл Чаллыда була. Малай аргон газына агуланып үлгән булырга мөмкин. Аны төрле металларны эретеп ябыштыруда кулланалар. Егетнең тәнендә нинди дә булса тән җәрәхәтләре табылмый. Малайның башы пакет белән уратылган, ә авызында баллонның шлангы була. Хәзер аның бу сәер үлемендә...
-
Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә махсус карталар булдырылган
Бүген республикада 8000 гә якын бала тулы һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. 8042 бала ачлы-туклы, ата-ана назын күрмичә яши. Аларның барсы да исәптә тора. 6 994 бала өчен махсус сигнал карталары булдырылган. Алар аша балаларның гаиләдәге торышын күзәтеп барачаклар. Әлмәт таңнары
-
Кемгә күпме тавыш биргәннәр
Тавыш бирү кичә сәгать 20.00дә тәмамланса да, сайлау комиссияләре эшләрен дәвам итә. Кичә 23.00дән башлап, алар протоколларны тикшерү, эшкәртү эше белән мәшгуль. Бүген иртәнге 7гә булган мәгълүматларга караганда, протоколларның 96,65 проценты эшкәртелгән. Сайлаучыларның 84, 88 проценты үз тавышын биргән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов өчен республика буенча 2 млн 160 мең...
-
Югары–Утар балалар интернатында «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» [+фото]
13 сентябрь көнне Югары Утар балалар йортында «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүче балалар кошлар өчен кышкы җимлекләргә салырга миләш җимешләре җыйдылар
-
Зират коймалары яңартылды
Кырбаш авылында авылдашларны куандырырлык изге эш башкарылды. Зиратыбыз киртәләре бик тузган иде, аларны тимергә алыштырдылар. Безгә бу саваплы эштә зур ярдәм күрсәткән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановка, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәевка һәм барлык көче кергән авылдашларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Инде хәзер шул зиратка илтә торган күпергә юл...
-
Сабадан Алмаз Ишморатов Татарстан данын яклап «Пара-Крым 2015» фестивалендә чыгыш ясады [+фото]
7-12 сентябрь көннәрендә Евпатория шәһәрендә узган «Пара-Крым 2015» Бөтенроссия физкультура-спорт фестивалендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган (барлыгы 62 регион катнашты) сабалы Алмаз Ишморатов үз үлчәү категориясендә ядрә атуда 7 урынны, пауэрлифтинг төрендә 5 урынны яулады. Котлыйбыз!