Саба таңнары

Санкцияләнмәгән машина кую урынында ике кеше янып үлгән

Бүген төнлә Казанның Декабристлар урамындагы 81 нче йорт янындагы санкцияләнмәгән машина кую урынында каравылчы өйчегенә ут каба. Гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 6:58 сәгатьтә хәбәр ителә. Алты минут эчендә урынга килеп җиткән коткару хезмәткәрләре янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерсә дә, өйчектәге ике ир-ат үлгән була инде. Беренчел фаразлар буенча...

Бүген төнлә Казанның Декабристлар урамындагы 81 нче йорт янындагы санкцияләнмәгән машина кую урынында каравылчы өйчегенә ут каба.

Гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 6:58 сәгатьтә хәбәр ителә. Алты минут эчендә урынга килеп җиткән коткару хезмәткәрләре янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерсә дә, өйчектәге ике ир-ат үлгән була инде. Беренчел фаразлар буенча янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат.ру

Реклама


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: