14 декабрь 2020 яңалыклары
-
Яңа ел бәйрәмендәге озын яллардан соң беренче эш көне 11 гыйнварда була
31 декабрьдәге эш көне 26 декабрь - шимбә көнгә күчерелде.
-
Кайберәүләр төзәлергә теләми
Районда җәмәгать иминлеге булдыруда оператив чаралар да зур роль уйный. Әйтик, “Условник” операциясе шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне, мәҗбүри эшкә тартылганнарны контрольдә тоту максатында елга берничә тапкыр үткәрелә. Октябрь аена билгеләнгән әлеге чара барышында суд хөкеме карары булган 57 кеше тикшерелде. Нәтиҗәдә профилактик учетта торучы бер кешенең җәмәгать урынында исерек хәлдә йөрүе ачыкланды. Аңа карата административ беркетмә төзелеп, материал сынау вакытын озайту өчен судка җибәрелде.
-
15 декабрьгә һава торышы
15 декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -13..-18˚, аязганда -20..-25˚ градуска кадәр суытачак. Көндез -7..-12˚ градус салкын. Юлларда бозлавык.
-
Мошенниклар шалтыратса, ничек җавап бирергә?
“Төнге сәгать 12 дә телефон тавышы 60 яшьлек ханымны йокысыннан уятты. Трубкада үсмер егетнең еламсыраган тавышы ишетелде: “Әни, ярдәм ит. Мин кеше ялгышлык белән кеше үтердем. Хәзер синең белән полицейский сөйләшәчәк”.
-
«Выбор типового устава» сервисы турында
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында Интернет челтәрендә «Выбор типового устава» сервисы урнаштырылган, ул кызыксынган затка Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланган типовой уставларның 1сен сайларга мөмкинлек бирә. Сорауга җавап алдагы сорауларга җавап бирүгә бәйле булырга мөмкин (сервис белән җавапны автомат рәвештә билгеләү).
-
Хезмәт кешесенә хөрмәт
Агросәнәгать комплексы һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне ял йортына юлламалар биреп хөрмәтли. Бу көннәрдә “СХП Шытсу”, “Симет”, “Саба” җәмгыятьләреннән 11 кеше Удмуртиянең Алнаш районында урнашкан Варзи-Ятчи санаториясендә 14 көн дәвамында сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Татарстан эшмәкәрләренә тиз түләү системасы мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр
Татарстан эшмәкәрләрен 15 декабрьдә тиз түләү системасы мөмкинлекләре турында вебинарда (СБП) катнашырга чакыралар.
-
Җитештерүчеләр көнбагыш маена бәяләрнең ни өчен артуын аңлатты
Май бәясенә көнбагыш уңышы начар булу, доллар курсы һәм дөнья бәяләре йогынты ясаган.
-
Миңнеханов Татарстанда ковидка каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте
Татарстан Президенты барлык хокук бозуларга кичектергесез игътибар итәргә кирәклеген әйтте.
-
Управление Федеральной налоговой службы по Республике Татарстан сообщает
Управление Федеральной налоговой службы по Республике Татарстан сообщает, что в соответствии с частью 8 статьи 5 Федерального закона от 29.06.2012 № 97-ФЗ «О внесении изменений в часть первую и часть вторую Налогового кодекса Российской Федерации и статью 26 Федерального закона «О банках и банковской деятельности» система налогообложения в виде единого налога на вмененный доход для отдельных видов деятельности с 01.01.2021 не применяется.
-
Прокуратура тикшерде
Шушы көннәрдә район суды чит милеккә кул сузуда гаепләнүче Байлар Сабасы бистәсе кешесе Ф.Әхтәмовка карата кузгатылган җинаять эшен карап, хөкем карары чыгарды. Аның суд юлында йөрүенә кулының тик тормавы сәбәпче.
-
14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырылды
12 декабрьдә Саба җирле Яшь Гвардиясе, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы миграция мәсьәләләре буенча бүлеге белән берлектә, 14 яше тулган гражданнарга Россия Конституциясе көне уңаеннан паспортлар тапшырды. Тапшыру санитар-эпидемиологик нормаларның барлык кагыйдәләрен үтәү белән узды. Саба муниципаль районының 6 кешесе Россия Федерациясе гражданы паспортларын алды. Кунаклар аларга укуларында һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар теләделәр.
-
Сәфәров мәктәпләрдә күренекле татарлар турында дәресләр үткәрергә тәкъдим итте
Ватандашлар эшләре буенча координацион совет 2020 елда уртак эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлады һәм 2021 елга бурычларны билгеләде.
-
Блогер Татар Малай милли аш-су турында рус телендә тамаша оештырырга җыена
Ринат Галиәхмәтов сүзләренчә, рус телендәге проект милли татар ашларын популярлаштыра ала.
-
Байлар Сабасы бистәсендә 2021 нче ел өчен үзара салым акчасын җыю эше бара
Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Аның нигезендә халыктан әлеге акчаны җыю эше бара.